Accessibility links

Уфада "Бердәмлек" бәйрәменең гала-концерты үтте


Кытайдан килгән фольклор ансамбль чыгышы
Кытайдан килгән фольклор ансамбль чыгышы

8 июнь көнне Уфада милли мәдәниятләрнең халыкара "Бердәмлек" бәйрәменең йомгаклау өлеше үтте. Гала-концерт ачык һавада "Башкортстан" концертлар залы бинасы каршындагы иркен мәйданда оештырылды.

"Бердәмлек" бәйрәме Башкортстанда егерменче тапкыр оештырыла инде. Соңгы елларда бу күркәм бәйрәмдә Русия төбәкләреннән тыш, Бразилия, Кытай, Һиндстан, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Көньяк Африка республикасы сәнгать осталары катнаша. Быел да шушы илләрдән ике йөзгә якын вәкил килгән.

Бәйрәм 4 июнь көнне башланган иде. Тәүге көнне кунаклар Бәләбәй шәһәрендә булды һәм анда урыс мәдәнияте бәйрәмендә катнашты.

Икенче көнне кунакларны Октябрьски шәһәре кабул итте. Анда “Курай” бәйгесе барышында да чит илләр сәхнә осталары үз милли җыр-көйләрен һәм биюләрен башкарды. Ә инде Дәүләкән шәһәрендәге Сабантуй бәйрәмендә катнашу кунаклар күңелендә иң җылы хатирәләр калдырган.

"Бердәмлек" фестивале кунаклары Дәүләкән Сабантуенда
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:29 0:00

8 июнь көнне “Бердәмлек” халыкара бәйрәменең йомгаклау өлеше Уфа үзәгендә ачык һавада оештырылды. Көннең яңгырсыз, җылы торуы да тантананы үткәрүгә бик уңай иде. Матур итеп корылган сәхнәдә бәйрәмне Башкортстан талант ияләре ачып җибәрә. Данлыклы “Мирас” җыр һәм бию ансамбле һәм республиканың танылган җырчылары башкаруындагы җыр һәм биюләр ярты Уфага яңгырап тора. Бераздан сәхнә түре чит илләрдән килгән сәнгатькәрләргә бирелә. Искитмәле дәртле биюләр, тетрлаштырылган тамаша күренешләре һәм үзенчәлекле аһәңле милли җырлар меңнәрчә тамашачының озак кул чабуларына күмелә.

Бишкәктән Нурзат Ажигужоева
Бишкәктән Нурзат Ажигужоева

Тамаша барышында кунакларга, бәйрәмне милли мәдәниятләре өлгеләре белән бизәүләре өчен, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырыла. Шула арада “Азатлык” хәбәрчесе берничә кунак белән дә аралашып алды. Кыргызстан башкаласы Бишкәк шәһәреннән килгән җырчы Нурзат Ажигужоева Башкортстанда беренче тапкыр гына булуын әйтә. “Мин бу бәйрәм барышында күп илләрдән килгән сәхнә осталары белән таныштым, аларның мәдәнияте турында мәгълүматлар тупладым. Ә инде Башкортстан ягының безгә шулкадәр игътибарлы һәм кунакчыл булуы аеруча рәхәт иде. Киләчәктә дә форсат чыкса бу бәйрәмгә килергә тырышачакмын”, ди Нурзат ханым.

Казакъстаннан Азамат Мукатов
Казакъстаннан Азамат Мукатов

Ә менә Казакъстаннан Азамат Мукатов Башкортстанны үзенең икенче туган йорты дип саный. “Бердәмлек” бәйрәмнәрендә элекке елларда да катнашкан ул. Шулай ук “Урал моңы” бәйгесенә дә берничә тапкыр килгән һәм анда җиңеп тә чыккан.

Һиндстаннан Амардип Панесар исә Башкортстанда беренче тапкыр гына. Аңа бигрәк тә Башкортстанда төрле милләтләрнең үзенчәлекле сәнгате ошаган. Ә инде Дәүләкән шәһәрендәге Сабантуйдагы төрле уеннарда үзе дә катнашып бүләкләр алган ул.

“Бердәмлек” халыкара бәйрәменең чираттагысы тәмам. Аның алдагысы кунакларны тагын ике елдан каршы алачак.

XS
SM
MD
LG