Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салават шәһәрендәге колониядә инде икенче көн фетнә бара


Салават колониясендә фетнә
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:35 0:00

Салават колониясендә фетнә

Моңа кадәр инде әлеге колониядә ике тапкыр ризасызлык чарасы узган иде.

Башкортстанның Салават шәһәрендә икенче сандагы кырыс шартлы колониянең дәвалау-төзәтү бүлегендә инде икенче тәүлек фетнә бара. Ризасызлык чарасы хәтта төнлә дә дәвам итте. Анда катнашучы тоткыннар җитәкчелеккә каршы кәефтә булган һәм тагын да кырыс шартларда тотылучы лидерларын азат итүне таләп итә.

«Интерфакс»ка җәзаларны үтәү федераль хезмәтендә белдерүләренчә, 100гә якын кеше төркемнең тулай торагы бинасына бикләнеп бер кешене дә кертми. Аларның бер өлеше фетнәчеләр, калганнары анда үзләре теләмичә эләгүчеләр, дип белдерелә.

Кичә көне буе прокуратура, тикшерү комитеты, кеше хокуклары өчен вәкилләре, җәмәгать күзәтүчеләре тоткыннарга аңлату эше алып барган, әмма ул нәтиҗә бирмәгән.

Әлеге дәвалау-төзәтү бүлегендә Русиянең бар төбәгеннән туберкулез белән авыручылар тотыла. Ул икенче сандагы кырыс шартлы колониягә карый. Май аенда анда инде ике ризасызлык чарасы узган иде.

10 май көнне әлеге колония тоткыннарны шартларны йомшартуны таләп итеп фетнә уздырды. 13 майда 100ләп тоткын ризасызлык чарасын оештыруда шикләнүчеләрне изоляторга җибәрмәүне таләп итеп тагын бер гомум фетнә булдырды.

XS
SM
MD
LG