Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:09

Украина көнчыгышында "үзбилгеләнгән халык республикалары" җитәкчеләре Украина Конституциясенә үзгәрешләр кертүне тәкъдим итә.

Үзбилгеләнгән Лугански һәм Донецки «халык республикалары» хакимиятләре Украина Конституциясенә яңа өстәмәләр һәм төзәтмәләр тәкъдим итте. Алар анда Донбассның кайбер районнары Украина эчендә аерым статуслы булуын күздә тота.

"Украинская правда" хәбәр итүенчә, документ проекты Украина көнчыгышында хәлләрне җайлау төркеменә җибәрелгән.

Анда аерым алганда Донецки һәм Луганскиның өлкәләре махсус статус алачак шәһәр һәм районнары аерым канун белән билгеләнергә тиеш, үзбилгеләнгән «халык республикалары» җитәкчеләре үз вазифаларында калырга, ә «Җирле үзидарәнең махсус тәртибе» турындагы канун вакыт белән чикләнергә тиеш түгеллеге әйтелә.

Проектта җирле үзидарә «халык милициясен» төзү, урыс теле, табигать байлыклары, бизнес алып бару белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү хокукына ия булырга тиешлеге тәкъдим ителә.

Украинада конституцион реформалар уздыру һәм Донбассның кайбер районнарына аерым статус бирү турында 2015 елның февралендә Минскида килешенгән иде. Украина югары радасы махсус статуска ия булачак урыннар исемен рәсмиләштерәчәк карарны кабул итте, әмма аның өчен Донецки һәм Лугански өлкәләрендә Украина кануны нигезендә сайлау узарга тиешлеге таләп ителде. «ДНР» һәм «ЛНР» хакимияте Украина кануны белән сайлау уздыруга каршы чыкты.

Узган атнада үзбилгеләнгән «халык республикалары» вәкилләре илнең көнчыгыш төбәкләре статусы мәсьәләсендә Украина президентының референдум уздыру тәкъдимен якламавын әйтте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG