Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым дәүләт шурасы кырымтатар телевидениесын булдырды


Кырым министрлар шурасы 9 июньдә узган утырышында «Җәмәгать кырымтатар телерадиоширкәте» коммерцияле булмаган автоном оешмасы булдырды. Аның оештыручысы булып милләтара мөнәсәбәтләр һәм депортацияләнгәннәр эшләре дәүләт комитеты билгеләнгән.

«Без инде хөкүмәт белән сөйләштек (Русия – ред.), 177 миллион сум инде бүленде. Элемтә һәм мәгълүмат министрлыгы өчен җәмәгать кырымтатар телевидениесын булдыру беренче бурыч булып тора», диде Кырымның башлыгы Сергей Аксенов утырышта.

Телеканалга инде бина бүленгән. Барлык рөхсәт кәгазьләре юридик яктан килештерүне көтә.

Аксенов инде милләтләр эшләре комитетыннан телевидение концепциясен киләсе атнага ук көтүен әйтте.

2006 елдан бирле эшләгән беренче һәм бердәнбер кырымтатар каналы ATR Русия системында теркәлә алмау сәбәпле, 1 апрельдән үз тапшыруларын туктатырга мәҗбүр булды. Ярты ел алдан биргән документлар бер-бер артлы кире кайта башлагач, каналга хакимиятләрдән булган басым сизелә башлады.

АТР тапшырулары туктатылгач ук республика хакимияте яңа кырымтатар телевидениесын булдыру тәкъдиме белән чыкты. Аның өчен федераль казнадан 177 миллион сум бүленәчәге әйтелде. Аксеновның урынбасары Руслан Бальбек әлеге телекомпания “Миллет” исемен йөртәчәген әйтте.

Күптән түгел Акмәчеттә Роскомнадзор, республика түрәләре һәм мәгълүмат чаралары вәкилләре очрашуында кырымтатарларның "Миллет" исемле яңа телеканалы 1 сентябрьдә эшләп китәчәк һәм Сейран Мамбетов аңа җитәкчелек итәчәк дип игълан ителде. “Азатлык” радиосына Мамбетов кырымтатар каналы дәүләт каналы булганга, беренче чиратта дәүләт мәнфәгатьләрен яклаячакларын белдерде.

XS
SM
MD
LG