Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 04:58

"Рамазан чатыры" хәйрия һәм мәдәни-агарту проекты.

2015 елның 18нче июнендә Кабан арты мәчетендә “Рамазан чатыры” исемле чара узачак. Аны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең булышлыгы белән Кабан арты мәчете, республика хөкүмәте һәм Казан шәһәре мэриясе оештыра.

Бәйрәм ачылышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, республика хөкүмәте, Казан шәһәре мэриясе, Русиянең төрле конфессия башлыклары чыгыш ясаячак, ди оештыручылар.

Рамазан ае турында музыкаль номерлар, уразага багышланган видеоматериал тәкъдир итү көтелә.

“Рамазан чатыры” – үзенчәлекле хәйрия һәм мәдәни-агарту проекты. Чатыр ишекләре 18 июньнән 15 июльгә кадәр, кунакларның милләтенә, диненә карамастан, һәркем өчен ачык булачак. Теләгән барлык кеше дә тәмле милли ризыклардан авыз итә һәм үзенчәлекле мәдәни программаның шаһите була ала.

Рамазан дәвамында биредә ун милли республика кичәсе, ятим сабыйлар өчен өч балалар бәйрәме, Коръән уку бәйгесенә сайлап алу туры, мәдәният, мәгариф, спорт көннәре уздыру планлаштырылган. Чатыр эшләү дәверендә анда 6 меңнән артык кунак кабул итү көтелә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG