Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 12:51

"Президент татарча әкият укыса, башкалар да аңа иярәчәк"


Казанда үткән XII “Нәүрүз” театр фестивалендә Русиякүләм билгеле театр тәнкыйтьчесе Олег Лоевский Татарстан президентына татарча әкият укырга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, бу алым туган телне саклау һәм үстерү өчен үтемле ысулы була ала.

Русиядә билгеле театр тәнкыйчесе Олег Лоевский XII "Нәүрүз" халыкара төрки театр фестиваленә нәтиҗә ясау максатыннан 5 июньдә оештырылган "Театрның үсеш юнәлеше – Европа-Азия" дигән фәнни-гамәли конференциядә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка татарча әкиятләр укый башларга тәкъдим итте. Ул бу алымның туган телне һәм мәдәниятне саклау һәм үстерүнең үтемле ысулы булачагына ышаныч белдерде.

Әлеге конференциядә милли театр төшенчәсенә зур игътибар бирелде. Милли театр дигән исемнән баш тартмаска, ә киресенчә, аны сакларга һәм үстерергә кирәк дигән фикерләр яңгырады.

“Җир шарында көн саен якынча 40 тел юкка чыга. Мәсәлән, Бурятиядә балалар спектакле рус телендә уйнала. Әгәрдә балалар спектаклен рус телендә уйнасалар аларны нинди үсеш көтә? Алар безгә 800 кешелек залны тутырырга кирәк диләр, кечкенә аудитория өчен уйнасалар да була, әмма спектакльне туган телдә күрсәтергә кирәк. Безнең Бурятиядә “Читаем сказку на языке” программасы бар иде, хәзергә ул тукталды. Әмма ул бик мөһим адым, беренче булып туган телдә әкиятне президент укырга тиеш. Әгәр дә Калмыкстан яки Татарстан президенты татар телендә укыса, бөтенесе дә шул телдә укыячак, чөнки шулай кирәк дип кабул итәчәкләр. Бу бик мөһим, башкача бөтен нәрсә юкка чыгачак. Тел һәм мәдәният юкка чыкмасын өчен тырышырга кирәк”, диде тәнкыйтьче Олег Лоевский. Шул рәвешле ул милли театрлар өчен туган телнең үсеше мөһим булуын әйтте. Лоевский театрның башка борчыган мәсьәләләрен дә атап үтте.

“Бүген төп проблема – ул хәзерге заман драматургиясе. Милли гений туып бөек пьеса язганчы ул чишелмәячәк, әлегә бу проблем татар театрының иң мөһим проблемасы булып кала. Әмма уңай үзгәреш бар, ниһаять артык эпос, картон кәгазьле кылычлар, арзанлы сугыш киемнәре юкка чыкты. Бер театр әһелен икенчесе белән чагыштырып, берсәннән-берсен өстен куеп сөйләүләр дә кимеде”, диде Олег Лоевский.

“Театрның үсеш юнәлеше – Европа-Азия" дигән фәнни-гамәли коференциядә дистәләгән сәнгать эшлеклеләре, тәнкыйтьчеләр һәм төрки театр әһелләре катнашты. Алар үзләренең уй-фикерләре белән уртаклашты, театрның үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында бәхәс алып барды.

“Бүгенге көндә төрки телле театрларның фестивален үткәрү бик яхшы фикер, чөнки хәзер төрле ил һәм республика театрлары табигый рәвештә үзаңнарын танып-белү чорын кичерә, гомум традицияләргә керү юлларын эзли, шуннан дөньяви театраль процесска кушылмакчы була”, ди сәнгать фәннәре докторы, РАТИ-ГИТИСның чит илләр театры тарихы кафедрасы мөдире, фән эшлеклесе Алексей Бартошевич.

“Төрки дөнья театрлары югары дәрәҗәдә. Бүген теге яисә бу халыкның мәдәнияте кушылмый, ә киләчәктә мөһим булган сәнгати глобальләшү юлын үтә”, ди Алтай мәдәният министры урынбасары Наталья Саймина.

“Нәүрүз”нең әтисе булган Камал театрыннан нәтиҗәне баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев нәтиҗә ясады.

“Әлеге конференция - фестивальнең иң төп чарасы. Монда төрки театрларның иҗади казанышлары, аларның дөньякүләм театраль мәйданда тоткан урыны турында фикерләр яңгырады. Фәкать яңа идеяләр булганда гына, үзара тәҗрибәләр аша театр сәнгатенең киләчәген өметле дияргә мөмкин”, диде ул.

Танылган Шекспир белгече, билгеле театр тарихчысы Алексей Бартошевич әлеге фестивальдә икенче тапкыр катнашкан. Казан оештырган чараның башкаларныкыннан нык аерылуын әйтте.

“Сезнең театраль форум аралашуга корылган. Ә бу алым Русия театрлары өчен бик мөһим, дип саныйм. “Нәүрүз” фестивале проблемалы һәм тематик. Биредә төрле театрлар бергә җыелып, күрешеп кенә калмый, аларны тулы бер идея берләштерә. Милли театрларыбыз үз казаннарында гына кайнарга тиеш түгел. Бу очракта алар юкка чыгарга мөмкин. Хәзерге чорда фестивальләр аша бөтендөнья театр бердәмлеген саклауда сезнең проект та мөһим роль уйный", дип йомгаклады сүзен Алексей Бартошевич. Шул рәвешле ул да “Нәүрүз”дән театр тарихчысына кирәкле рухи азык алып китүен әйтте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG