Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:17

Урта Әләзән авылында шимбә көнне Сабантуй узды, якшәмбе көнне ике мәчет ачылды.

7 июнь көнне Пенза өлкәсенең татарлар яши торган Урта Әләзән авылында берьюлы ике яңа мәчет ачылды. Аның берсе - Җәмигъ мәчете. Бу инде Урта Әләзәндәге унынчы һәм унберенче мәчетләр.

Җәмигъ мәчете ачылышында Русиянең Азия өлеше мөселманнары мөфтие Нәфигулла хәзрәт Аширов, Сарытау мөфтие Мөкаддәс Бибарсов, Мордовия мөфтие Илдус Исхаков, Пенза мөфтие Ислям Дашкин, Иваново мөфтие Фәрит Ляпин, Ставрополь крае мөфтие Мөхәммәт Рәхимов, Пермь мөфтие Илһам Бибарсов, Ульян мөфтие Мөхәммәт Байбиков һәм башкалар катнашты. Шулай ук Казаннан академик Индус Таһиров та Урта Әләзән татарларын мәчет ачылышы белән котлады.

Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин сәламнәрен Нәфигулла Аширов җиткерде.

Русия үзәк диния нәзарәте исеменнән Пенза мөфтие Адельша Юнкин чыгыш ясады. Шунда ук мөселманнар мәчеттә беренче өйлә намазын укыды.

Җәмигъ мәчете төзелешенә ике ел киткән һәм ун миллион сум тотылган. Акчалата ярдәмне авылдашлардан тыш, Мәскәү һәм башка төбәкләрдәге бизнесменнар күрсәткән. Мәчеткә бер меңләп кеше сыя.

Урта Әләзән авылындагы унберенче мәчет

Урта Әләзән авылындагы унберенче мәчет

Шул ук көнне авылда тагын бер мәчет ачылды. Дөресен генә әйткәндә, тарихта әле бер авылда берүк көнне ике мәчет ачылганын беркем хәтерләми. Күпләр Урта Әләзән кебек авылларның хәтта Татарстанда да булмавын әйтә. Анда унбер мәчеттән тыш, шәхси кибетләр, икмәк пешерү заводы, казылык эшләү цехлары һәм башкасы да бик күп.

Кибетләрдә спиртлы эчемлекләр сатылмый, мәчетләргә һәркөнне бик күп кеше йөри. Совет хакимияте мәчетләрне җимергәндә, бу авыл халкы мәчетләрен тар-мар итәргә рөхсәт бирмәгән, халык бервакытта да исламнан аерылмаган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG