Accessibility links

Кайнар хәбәр

Жанна Немцова: "Дәүләт телевидениесендә җинаятьчеләр утыра"


Жанна Немцова
Жанна Немцова

Атып үтерелгән сәясәтче Борис Немцовның кызы, журналист Жанна Немцова Русия телевидениесе журналистларын нәфрәт, көч куллану, сугышка өндәү белән җинаять кылуда гаепли һәм аларга каршы чикләүләр кертергә чакыра.

"Русия пропагандасы үтерә. Ул аңны һәм аек акылны гына түгел, чын мәгънәсендә үтерә. 2015 елның 27 февралендә минем әтиемнең фаҗигале үлеме сәяси үч алу иде һәм моның өчен күп еллар буе методик рәвештә аңа һәм илне сатучылар итеп сурәтләнгән башка оппозиционерларга карата нәфрәт тәрбияләп килгән федераль каналлар хезмәткәрләре дә шәхсән гаепле" дип яза Жанна Немцова.
RBC телевидениесендә журналист булып эшләгән Жанна үзенә карата да янаулар булуын белдереп дүшәмбе көнне генә Русиядән вакытлыча чит илгә киткән иде.

"Пропаганда үзе болай җинаять түгел түгелен. Ул бүгенге дөньядагы мәгълүмат чынбарлыгының бер өлеше. Пропаганданы канунсыз гамәлләргә, көч куллануга һәм сугышка өндәү өчен куллану – җинаять. Сугыштан соңгы Германиядә денацификация комиссияләре дистәләрчә наци пропагандистын нәкъ менә шуның өчен хөкем иткән иде" ди ул "Ведомости" газетында басылган мәкаләсендә.

Жанна Немцова шулай ук XXI гасыр башында халыкара трибуналның Руандада киңкүләм мәгълүмат чаралары аша этник үтерешләргә өндәүчеләрне хөкем иткәнлеген дә искә ала. Киңкүләм мәгълүмат чаралары аша нәфрәткә өндәгән "Мең калкулык ирекле радио һәм телевидениесе"нең (RTLM) оештыручысы һәм мөдире Фердинанд Нахимана һәм "Кангура" газеты мөхәррире Хәсән Нгезе гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителде. Тутсиларны үтетергә өндәгән Жорж Руджу 12 ел төрмә җәзасы алды.

Немцова бүгенге Русиядәге хәлләрне заманында Африкада булган шул вакыйгаларга охшата һәм дәүләт медиасын ил халкының бер өлешен икенче өлешенә каршы котыртуда, өстерүдә гаепли. Аның язуынча, Кремль контролендәге мәгълүмат чараларының күп кенә текстлары Африка пропагандистлары сүзләрен хәтерләтә, бары тик тутсилар урынын либераллар, оппозиционерлар, Көнбатыш алган.

"Путинның мәгълүмат машинасы, нациларныкы һәм руандаларныкы кебек, пропаганданың җинаятьчел ысулларын куллана, көч куллануга һәм террорга китерүче нәфрәт тарата. Төп ысул – һөҗүмгә дучар төркемдәгеләрне кеше түгел дип сурәтләү. Русия оппозиционерлары Путинның киңкүләм мәгълүмат чараларында "Ятлар" ("Aliens") фильмындагы диюләргә охшатып ятлар дип сурәтләнә. Кеше түгел дип сурәтләү әхлаки чикне узуны, үтерүгә каршы эчке киртәне алуны җиңеләйтә. Халыкның бер өлешенә шундый ук кешеләр дип түгел, ә "ятлар", "тараканнар", "илне сатучылар" дип караудан кирәксезләрне үтерүгә таба бары бер генә адым кала", дип яза Немцова.

Аның фикеренчә, бу гамәлләр җинаять кодексындагы 282нче матдәне бозу булып тора, әмма Русиядә бу матдәне бары хакимиятне тәнкыйтьләүчеләргә карата гына кулланалар, ә федераль каналлардагы чын җинаятьчел төркем әгъзаларына орден-медальләр тапшыралар.

"Путинчы киңкүләм мәгълүмат чаралары башка җинаятьләргә дә котырту эшләре алып барды: Украинаның көнчыгышындагы сугышка яллау, катнаштыру, Русия оппозициясенә каршы көч куллану. Нәтиҗәсе – Донбасста меңнәрчә кешенең үлеме, Мәскәүдә, Грозныйда һәм башка урыннарда оппозиционерларга һәм хокук яклаучыларга һөҗүмнәр. Минем әтием дә шул нәфрәт пропагандасы корбаны булды", дип яза ул.

Жанна Немцова дәүләтнең агрессив мәгълүмат кампаниясе инде беркемгә дә буйсынмый торган яңа көч куллануга китерә ала дип кисәтә. Нәфрәт белән агуланган кешеләр инде үз башларыннан яңа җинаятьләр кыла башлый дип ул Сталин чорындагы "халык дошманнарына" каршы пропаганда нәтиҗәсендә кешеләрнең күпләп ялган донослар язуын һәм репрессияләрнең яңа дулкыннарына сәбәп булуларын мисал итеп китерә.

Немцова Русия җәмгыятендә җыелган нәфрәтнең үзеннән-үзе шартлавы тагын да куркынычрак була ала ди һәм бу нәфрәт пропагандасын туктату максатында ничек тә булса чарал күрү өчен Русиянең төп телевидение каналлары хезмәткәрләренә каршы чикләүләр булдырырга, аларны Европа берлегенә, АКШка кертмәскә, чит илләрдәге финансларын һәм башка милекләрен туңдырырга чакыра.

XS
SM
MD
LG