Accessibility links

Кайнар хәбәр

Себердә Сабантуйлар дәвам итә


Балалар Сабантуеннан күренеш
Балалар Сабантуеннан күренеш

Быел Себердә балалар өчен Сабантуй майның соңгы шимбәсендә үк үткәрелде. 7 июньдә Омски өлкәсенең Усть-Ишем районы Сабантуе узды. 13 июньдә Омскида өлкә Сабантуе үтәчәк.

Халыкыбызның милли бәйрәме хәзер Себер җирендә киң күләмдә үткәрелә. Омски җирендә Сабантуйлары өлкә үзәгендә дә, авыл-районнарда оештырыла һәм шаулап-гөрләп, күп халык катнашында үтә.

Сабантуйда
Сабантуйда

7 июнь көнне Омски өлкәсенең иң төньягында урнашкан Усть-Ишем районының Сабантуе булып узды. Көн саен диярлек явып торган яңгырлар, юлсызлык сәбәпле Омскидан чакырылган коллективлар Сабантуй уздырылган Илчебага авылына барып җитә алмады. Шулай да күрше Тевриз районыннан һәвәскәрләр – Кипо-Кулар һәм Тау авылларыннан җыр коллективлары катнашты, Усть-Ишем районының күпсанлы һәвәскәрләре җыр-биюләре белән бәйрәмне ямьләде. Сабантуй бәйгеләрендә халык актив катнашты. Авыш баганада йөрүчеләр, туры баганага менүчеләр, көрәшчеләр, капчык киеп йөгерүчеләр аеруча күп булды.

Бәйге
Бәйге

Өч елга бер мәртәбә мәдәният министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган өлкә Сабантуе да быел Омскиның үзендә булачак. Өлкә Сабантуе 13 июньдә шәһәрнең "Яшел утрау" мәдәни-спорт комплексы җирлегендә үтәчәк. Анда өлкәнең 10 муниципаль районыннан иҗат коллективлары катнашачак. Татарстан республикасыннан һөнәри артистлар килүе дә көтелә.

Яшь гармунчы Илдар
Яшь гармунчы Илдар

Омскида халкыбызның милли бәйрәме моннан алты ел элек балалар өчен дә үткәрелә башланган иде һәм ул уңышлы дәвам итә. Омскиның шәһәр милли-мәдәни мохтарияте алты ел рәттән балалар бәйрәмен бер үк урында - Омски ныгытмасы җирлегендә үткәреп килә. 30 май көнне бу тарихи урынында 500гә якын бала җыелды. Өч сәгать ярым дәвамында сәхнәдә татар көйләре яңгырады, беррәттән ярыш-бәйгеләр барды.

Чүлмәк вату
Чүлмәк вату

Сабантуйның концерт програмы шәһәр мохтарияте каршында эшләүче "Өмет" үрнәк студиясе балалары чыгышы белән башланды. "Өмет" балалары, "Умырзая" һәвәскәрләре, "Мөлдер" казакъ үзәге җырчысы һәм башка чакырылган кунаклар чыгышлары бәйрәмне бизәде. "Умырзая" ансамбле яшьләре һәм өлкә мохтарияте вәкилләре Сабантуй уеннары, бәйгеләр үткәрделәр.

Көннең матур, кояшлы булуы да бәйрәмгә ямь өстәде. Уеннарда, концерт програмында катнашырга теләүчеләрнең барысы да рәхәтләнеп җырлады, биеде, төрле бәйгеләрдә көч сынашты. Ярышларда, уеннарда катнашкан балалар, гадәттәгечә, сувенирлар, уенчыклар белән бүләкләнде.

"Умырзая" ансамбле чыгышы
"Умырзая" ансамбле чыгышы
XS
SM
MD
LG