Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яңа кырымтатар каналы Русия пропагандасы чарасы булачак"


Рифат Чубаров
Рифат Чубаров

Кырымда ябылган радио һәм телевидение каналлары урынына төзелгән "Кырымтатар җәмәгать телерадиоширкәтен" Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров "Русиянең яңа пропаганда чарасы" дип атады.

Кырым министрлар шурасы 9 июньдә узган утырышында "Кырымтатар җәмәгать телерадиоширкәте" коммерцияле булмаган автоном оешмасы булдырды. Аның оештыручысы булып Милләтара мөнәсәбәтләр һәм депортацияләнгәннәр эшләре дәүләт комитеты билгеләнгән. Оешма 1 июльгә кадәр теркәлергә тиеш. Аның максаты "Кырымда социаль, сәяси, икътисади һәм мәдәни тормышны төрле яктан... күбрәк кырымтатар телендә яктырту" дип билгеләнгән. Хөкүмәт рәисе Сергей Аксенов утырышта катнашучыларга оешмага акчаны Мәскәү түләячәген, моның өчен 177 миллион сумның бүленгәнен белдерде.

"Кырымтатар җәмәгать телевидениесен булдыру – эчке сәясәт, элемтә һәм мәгълүмат министрлыгының төп максаты", диде Аксенов.

"Миллет" дәүләт каналы булганга, беренче чиратта дәүләт мәнфәгатьләрен яклаячак

2014 елның мартында Русия Кырымга гаскәр кертеп ярымутрауның стратегик урыннарын каршылыксыз үз кулына алды. Украина, АКШ, Европа Берлеге һәм БМОның йөздән артык дәүләте канунсыз дип тапкан бу гамәлне Русия "Кырымны кайтару" дип атады.

Кеше хокуклары оешмалары Русиянең бу гамәлләренә каршы булган кырымтатарлар хәзер басым астында яши һәм эзәрлекләнә дип чаң кага.

Халык яратып караган АТR телевидение каналы 1 апрель күрсәтүдән туктагач хакимиятләр яңа радио һәм телевидение ширкәте төзеләчәген игълан итте. АТR һәм аның белән бер медиа холдингка кергән тагын берничә канал Русиянең мәгълүмат чараларын контроль итүче Роскомнадзор оешмасында теркәлә алмады. Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров яңа төзеләчәк кырымтатар каналын "пропаганданың яңа чарасы" дип атады.

Украина-Русия информацион һәм башка сугыш чорын кичергәндә, бу сугышта катнашмаска чакырам

"Аннексияләнгән Кырымның канунсыз хөкүмәте үз контролендә тотачак мәгълүмат чарасын булдыра. Алар яңа "җәмәгать" телевидениесе һәм радиосын булдырырга вәгъдә иткән иде. Әмма оешма тулысынча Милләтләр эшләре комитеты контролендә булачак. Дәүләт кулында булган мәгълүмат чарасыннан нәрсә көтәргә була?" диде Чубаров Азатлыкка.

Кырымтатар Милли мәҗлесе узган елның сентябрендә Акмәчеттәге бинасыннан куып чыгарылды. Аның җитәкчелеге Кырымнан читтә яши. Чубаровка биш елга Кырымга керү тыелган. Аңа Русиядә сепаратизмда гаепләү белдерелгән.

Amnesty International халыкара кеше хокуклары оешмасы АТR ябылуын "административ кагыйдәләр артына яшереп сүз иреген тупас бозу, бәйсез мәгълүмат чарасына һөҗүм һәм кырымтатарларның хокукларын бозу" дип бәяләде.

XS
SM
MD
LG