Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коммунистлар сайлауны күчерүне сөйләшү өчен Путин белән очрашуны таләп итә


Сайлауны күчерү икътисади кыенлыкларның сайлауларга тәэсирен киметү максатындагы маневр дип бәяләнә.

Коммунистлар Русия дәүләт думасына сайлауларны 2016 елның сентябренә күчерү ихтималлыгы турында сөйләшү өчен президент Владимир Путин белән очрашуны таләп итә.

Элегрәк коммунистлар фиркасе башлыгы Геннадий Зюганов сайлауга тулы күләмдә әзерләнеп элгерә алмау сәбәпле, аны күчерүгә каршы булуын әйткән иде, әмма соңрак Путин белән очрашкан очракта аңлашуга килеп булыр дип белдерде. Коммунистлар компромисс буларак сайлауны октябрь уртасына күчерүне тәкъдим итә.

Май аенда сайлауны декабрьдән сентябрьгә күчерү мөмкинлеге турында мәгълүмат барлыкка килде. 1 июньдә Дума рәисе Сергей Нарышкин "сайлау вакытын күчерү өчен хокукый нигез" булуын белдерде. Аның әйтүенчә, сайлауны иртәрәк уздыру конституцияне бозмаячак, шулай да моны "канунлаштырып эшләргә кирәк". Ә андый канун чыгару бер дә кыен булмаячак, сайлауны иртәрәк уздыруга Думадагы дүрт фракцияненең бары берсе – коммунистлар гына каршы, әмма аларның тавышлары киртә кую өчен җитәрлек түгел.

Нарышкин Думаны иртәрәк сайлау кирәклеген дәүләт бюджетының көзен әзерләнүе һәм бюджетны яңа парламент расларга тиешлеге белән аңлата.

XS
SM
MD
LG