Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 12:05

Сервер Абубилаев ачлык тотуны хакимияттәге башбаштаклык белән аңлата.

Киевта бер атна дәвамында мәҗбүри күченүче 56 яшьлек кырымтатары Сервер Абубилаев «хакимиятнең башбаштаклыгына» каршы Майданда ачлык тота. Аның сүзләренчә, ярымутраудан Украинага күченүеннән соң аның торыр урыны һәм ашар ризыгы юк.

"1 июльдән берни ашамыйм. Миңа икенче төркем инвалид буларак дәүләт ярдәме бирелергә тиеш, әмма аны бирмиләр. Пенсия шулай ук килмәде. Шуңа ашарыма берни юк. 3 июньнән тулай торак сакчысы үзем чыгып китмәсәм тибеп чыгару белән янады", диде ул.

Тулай торак коменданты Абубилаевны куып чыгаруын кире кага, бары тик аның түләү шарты белән яшәү турында килешүгә кул куярга теләмәве сәбәпле, чыгарып җибәрелүен әйтә.

Социаль сәясәт министры Павел Розенко Сәрвәр Абубилаевның канәгатьсезлеге белән килешми. Ул торак-коммуналь хезмәтләргә һәм торакны түләргә акча бүленүен һәм аның белән проблемнар булмаска тиешлеген әйтә.

Министрлык мәгълүматларына караганда, 8 июньгә Донбасс һәм Кырымнан күченүчеләр саны 1 миллион 331 мең кешегә җиткән. Акчалата ярдәм 318 мең кешегә билгеләнгән. Элегрәк кырымтатар лидеры Мостафа Җәмилев Кырымны Русия басып алганнан соң, ярымутраудан мәҗбүри рәвештә 35 мең кешенең китүен әйтте, аларның яртысы кырымтатарлар.

XS
SM
MD
LG