Accessibility links

Кайнар хәбәр

"ДНР" һәм "ЛНР" Кырымны Украинаныкы итеп санавын кире какты


Пушилин белән Дейнего
Пушилин белән Дейнего

Русия ватанпәрвәрләре "ДНР" һәм "ЛНР" җитәкчеләренең Кырымны Украинаныкы дип санавы турындагы белдерүләрен тәнкыйтькә тоткан иде.

Үзбилгеләнгән Лугански һәм Донецки "халык республикалары" вәкилләре алдагы көнне Украина Конституциясенә тәкъдим иткән үзгәрешләрнең бер өлешен кире кага. Алар ул төзәтмәләрдә Донбассның кайбер районнары Украина эчендә аерым статуслы булуын күздә тоткан иде.

Төзәтмәдә Кырым һәм Акъярның кемгә караганы турында да сүз бар. "Халык республикалары" вәкилләренең Кырым һәм Акъярны Украина төбәгенә кертүен Русия һәм Украинада күпләр игътибар итте.

“ДНР һәм ЛНР, әлбәттә, Кырымны Русиянең бер өлеше дип саный. Бу гына да түгел безнең республикалар да Русиядә булырга теләр иде”, диелә үзбилгеләнгән Лугански һәм Донецки «халык республикалары» вәкилләре Денис Пушилин һәм Владислав Дейнего бүгенге белдерүендә.

Конституциядәге кайбер төзәтмәләрне кире кагуны алар “украин пропагандасы” игътибары белән аңлатты.

ЛНР һәм ДНРның Кырымны украинаныкы итеп санавы турындагы белдерүләре алдагы көнне урыс милләтчеләре арасында зур канәгатьсезлек уятты.

XS
SM
MD
LG