Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Түбәтәй" фастфуд челтәре ачыла


Казанда "Түбәтәй" милли ризык челтәрен сынап карадылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:12 0:00

Казанда "Түбәтәй" милли ризык челтәрен сынап карадылар

14 июнь Казанда рәсми рәвештә “Түбәтәй” милли ризыклар челтәре ачыла. Узган атна ахырында “Черек күл” паркында аны сынау рәвешендә ике көн эшләтеп, халыкка күрсәтеп алдылар.

Бу якшәмбе Казанда "Түбәтәй" милли фастфуд кафесы ачыла. Әлегә ул Казан үзәк тимер юл вокзалы каршысындагы киоск форматында мәйданда булачак. Ачылу тантанасы көндезге икедә башлана. Аны “Шикәрные” төркеме егетләре Ислам Вәлиев белән Туран Гатауллин алып барачак, шулай ук Action Man Crew исемле брейкерлар төркеме дә чыгыш ясаячак. Ачылу тантанасында уеннар, бәйгеләр һәм музыкаль интерактивлар каралган.

6-7 июнь көннәрендә “Түбәтәй” челтәрен оештыручылар Казанның “Черек күл” паркында сынау рәвешендә сату ноктасы ачып, ризыкларын халыкка тәкъдим итеп карадылар. Янәшәдә барган Open Space Market ярминкәсен карарга килгән Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнехановка да милли бизәкле капларга салган татар халык ризыкларын күрсәтеп, милли компот авыз иттерделәр. Шул рәвешле “Түбәтәй”леләр президенттан фатиха алды дияргә була.

Азатлык хәбәрчесе дә “Черек күл”гә барып, милли фастфуд челтәренең беренче адымнарын күзәтте. Сатучы егет тә таныш иде, Шәрык клубы, милли-дини яшьләр чаралары активисты Илнур Нуриев “Түбәтәй”нең сатучысы булып киткән.

"Безнең төп бурычыбыз – Татарстанда татар милли ризыклар брендын алга этәрү. Безнең менюда: өчпочмак, бавырсак, гөбәдия, татарча чәй бар. Кешеләргә без татар ризыкларын милли бизәкле капларда тәкъдим итәбез. Төп үзенчәлекләребездән берсе – стаканнар. Аларда татар шагыйрьләренең шигырьләре, гыйбрәтле сүзләре язылган. Мондый чаралар татар милли гореф-гадәтләрен һәм сыйларын, ашларын үстерү өчен бик кирәкле саныйм”, ди Илнур.

Менюга татар халкының милли ризыклары: өчпочмак, гөбәдия, кыстыйбый, өлеш ,бавырсак һәм чәк-чәк кертелгән. Эчемлекләрдән чәй һәм кәһвә тәкъдим ителә. Бәягә килгәндә, оештыручылар сатып алучылар өчен аны мөмкин кадәр түбән итәргә тели, сынау көнендә уртача бәя 35 сум иде. Шулай ук мәсәлән, 150-180 сумга туристлар өчен комбо-меню алырга мөмкин булачак: кечкенә өчпочмак, гөбәдия, өлеш, эчемлек һәм сувенир. Менюга шулай ук чит ил кешеләренә яхшы таныш булган һамбургерлар да керәчәк. Алар хәләл булачак, ди сатучы Илнур Нуриев.

Инде хәбәр иткәнебезчә, "Түбәтәй" милли ризыклар челтәрен өч егет: Солтан Сафин, Айнур Камалиев һәм Азат Нәҗметдинов оештырган. Алар студент чакларыннан ук бу проектны уйлап, тормышка ашыру юлларын эзләп килгән. Бу проектка инвесторны да җәлеп итә алган. Егетләр бер ел эчендә Казанда 15 урында һәм Татарстанның башка шәһәрләрендә тагын ун урында “Түбәтәй” фастфуд сату нокталары ачарга телиләр. Киләчәктә франшиза аша башка илләрдә дә патентлы “Түбәтәй”ләре барлыкка киләчәк, дип өметләнә алар. Проектның планлаштырылган айлык акча әйләнеше – 25 млн сум диелә.

XS
SM
MD
LG