Accessibility links

Тиздән Казанда Кытай консуллыгы ачылачак


Элек Казанда Кытай бизнесменнары булып киткән иде
Элек Казанда Кытай бизнесменнары булып киткән иде

Казанга эшлекле сәфәр белән килгән Кытай парламенты (халык мәҗлесе) рәисе Чжан Дэцзян Казан-Мәскәү тимер юл проектына тагын да күбрәк инвестиция бирәчәген белдергән.

Казанда тиздән Кытай баш консуллыгы ачылачак һәм әлеге килешүне имзалау планлаштырыла. Татарстан инвестиция үсеше агентлыгы хәбәр итүенчә, бу хакта Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Кытай парламенты (халык мәҗлесе) рәисе Чжан Дэцзян белән очрашуда әйтелгән.

Моннан тыш тарафлар Казан белән Кытай шәһәрләре арасында туры очышларны арттыруга әзерлеген белдергән.

Чжан Дэцзян Казан-Мәскәү тиз йөрешле тимеп юл проектына шактый игътибар биргән. Кытай әлеге проектка инвестицияләрне арттырырга әзер.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG