Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:11

Мински сөйләшүләре нигезендә килешенгән карарлар үтәлмәгән очракта, Көнбатыш Русиягә яңа чикләүләр кертергә әзер.

АКШ вице-президенты Джо Байден әгәр Кремль Мински сөйләшүе нигезендә чыгарылган карарларны үтәмәсә, Америка һәм “Зур җиделек” беректәшләре Русия ширкәтләре һәм ватандашларына каршы чикләүләрне киңәйтергә әзер булуын белдерде.

Әлеге кисәтү Вашингтонда булган Украина премьер-министры Арсений Яценюкның Байден белән очрашуыннан соң әйтелде. АКШ вице-президенты сүзләренчә, Русия Украина көнчыгышында низагны арттырган очракта, җавап буларак Көнбатыш “өстәмә чикләүләр” кертергә әзер.

АКШ һәм аның беректәшләре барлык Мински сөйләшүләре үтәлсен, аерым алганда Украина-Русия чиге контроле Украина хакимиятенә кайтарылсын һәм Русия хәрбиләре һәм кораллы төркемнәре Украина җиреннән чыгарылсын өчен Мәскәүгә басымны дәвам итәчәк.

XS
SM
MD
LG