Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада “Симфоник төн” үтте


Уфаның ике мәйданында “Симфоник төн” узды. Аны меңнәрчә кеше тамаша кылды.

10нчы июнь узган чара Уфаның Аксаков паркында һәм Дәүләт концертлар залы каршындагы мәйданнарда узды. Концертлар залы янындагы Ленин һәм Киров урамнарында машина хәрәкәте туктатылды. Тамаша кылырга меңнәрчә кеше җыелды.

Чараларда классик музыка гына яңгырады. Программалар Петр Чайковскийның тууына 175 ел тулуга багышланды. Шулай булуга карамастан, чараларда башка композиторлар – Моцарт, Григ, Брамс, Дворжак, Пьяццолла язган көйләр дә яңгырады. “Симфоник төн”дә Уфа сәнгать академиясенең яшьләр симфоник оркестры, “Кайфуллин бэнд” исемле джаз төркеме һәм “Ятаган” этно ансамбльләре чыгыш ясады.

Бу “Симфоник төн”нең Уфада өченче тапкыр узуы. Чараның максаты – халыкта академик музыкага мәхәббәт тәрбияләү.

XS
SM
MD
LG