Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:20

6 июньдә Оренбур өлкәсе филармониясенең зур концерт залы фойесында үткән күргәзмәдә "Татар халкының этнографик мозаикасы" һәм "Русия халыкларының милли бәйрәмнәре" бәйгеләрендә катнашкан фотосурәтләр тәкъдим ителде.

"Татарстанның мең еллык тарихы һәм бик бай мәдәни мирасы бар. Республикада көн итүче һәр халыкның үз тарихи үткәне, кабатланмас язма, музыкаль, сәнгати мирасы сакланган, һәм үзенә генә хас рухи кыйммәтләре бар. Чыннан да, берничә юнәлеш тәэсирендә – төрки, урыс-славян һәм фин-угыр мәдәниятләре һәм шулай ук ике төп дин – ислам һәм христианлык йогынтысы астында булуы Татарстан республикасы мәдәниятен үзенчәлекле һәм кабатланмас итә", дип сөйләде күргәзмәне оештыручылар. Күргәзмәнең төп тамашачылары – ял көннәрендә өлкәнең Татар Каргалысы авылында узган бөтенрусия авыл Cабантуенда катнашучылар һәм аның кунаклары булды.

Фотокүргәзмәдә

Фотокүргәзмәдә

Күргәзмә ачылыр алдыннан Татарстанның мәдәният министрлыгы һәм Оренбур өлкәсенең мәдәният һәм тышкы элемтәләр министрлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Килешү тантанасында чыгыш ясаган вице-губернатор – Оренбур өлкәсе хөкүмәт башлыгының социаль сәясәт буенча урынбасары Павел Самсонов билгеләп узганча, Оренбур ягы – уникаль төбәк. Урнашу ягыннан гына түгел, анда яшәүче халыкларның төрлелеге белән дә. Аның җирлегендә 126 милләт һәм этник төркем вәкилләре яши. Хәзерге вакытта Оренбурда 150 меңнән артык татар яши. Өлкә үзенең Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге татар драма театры белән данлыклы. Вице-губернатор аеруча шуны ассызыклап узды: өлкәдә төрле жанрларда эшләп килгән 475 милли иҗат коллективының яртысыннан артыгы – татарларныкы.

Фотокүргәзмәдә

Фотокүргәзмәдә

"Исәнмесез, иптәшләр; кая барасың; мин сине яратам и бик зур рәхмәт", - менә минем татарча белгән сүзләрем, - дип шаяртты Оренбур өлкәсенең мәдәният һәм тышкы бәйләнешләр министры Евгения Шевченко Сабантуй алдыннан узган Татарстан сәнгать осталары концертын тантаналы ачканда.

Татарстан мәдәният министры Айрат Сибгатуллин, үз чиратында, киләсе килүендә министр ханым аерым сүзләр генә түгел, тулы җөмләләр дә әйтә алыр, дигән ышаныч белдерде. “Ышанып калам – я очень надеюсь!”, - диде ул, - без сезнең белән килешү төзедек, димәк, татар телен өйрәнергә этәргеч бар, дигән сүз”.

Концерттан күренеш

Концерттан күренеш

XS
SM
MD
LG