Accessibility links

Кырымдагы православ табиблар халатларын "изгеләштерде"


Табиблар халатларын изгеләштерүгә алып килде
Табиблар халатларын изгеләштерүгә алып килде

Акмәчеттә табиблар ак халатларын изгеләштерелде. Анда аларны Кырым сәламәтлек саклау министрлыгы чакырды.

Бу атнада Кырымның Акмәчет шәһәрендәге Изге Троица монастырендә табиблар ак халатларын изгеләштерде. Кырым сәламәтлек саклау министрлыгы аларны бу чарага алдан ук чакырып куйды, табиблар, хастаханәләр җитәкчеләре һәм медицина студентлары белән бергә чиркәүгә министр Александр Могилевский да килгән иде.

табиб Александр Могилевский (уртада)
табиб Александр Могилевский (уртада)

Элек-электән медицина хезмәткәрләре өчен осталык һәм әхлак мисалы итеп грек табибы Һипократ саналган булса, Акмәчеттә инде берничә ел ак халатларны чиркәүгә барып изге су сибү йоласы бар.

Кырым сәламәтлек саклау министрлыгы фотосы
Кырым сәламәтлек саклау министрлыгы фотосы

Монастырьдә архиепископ Лука (Валентин Феликсович Войно-Ясенецкий) калдыклары саклана. Медицина белгече Лука 1946 елдан Акмәчет һәм Кырым архиепископы да булган. Сталин золымына дучар булган Луканы чиркәү 1996 елда изгеләштергән. 2001 елда Кырымда Изге Лука исемендәге православ табиблары җәмгыяте эшли.

XS
SM
MD
LG