Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:33

Зур шау-шу тудырган Мәскәү Җәмигъ мәчете ачылышына әзерләнә


Мәскәү Җәмигъ мәчете. Корбан гаете. 2014 ел.

Мәскәү Җәмигъ мәчете. Корбан гаете. 2014 ел.

23 сентябрьдә Мәскәүдә Җәмигъ мәчете ачылачак. Элегрәк мәчет 2016 елның май аенда әзер булак дип әйтелгән иде.

Бүген Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин Мәскәү Җәмигъ мәчетенең тантаналы ачылышы көнен әйтте. Әлеге мәчет төзекләндерелә башлаганда зур шау-шулар булды. Кайберәүләр тарихи мәчетнең җимерелүенә канәгатьсезлек белдерде. Равил хәзрәт Гайнетдин узган ел Азатлыкка, әле ярый вакытында бу мәчетнең төзелешен башладык, дип сөенүен әйткән иде.

“Хәзер безгә бу урында, Мәскәүнең үзәгендә яңа мәчет эшләргә беркем дә рөхсәт бирмәс иде. Иске мәчет җимерелеп җиргә сеңәр иде, яңасы булмас иде. Иске мәчет биләгән урын 9 мең квадрат метр булса, безнең биләмәләр хәзер 19 мең квадрат метрны тәшкил итә”, диде ул.

Менә кайчан гына төзекләндерелә башлаган мәчет инде өч айдан ачылачак. Бу хакта Равил хәзрәтнең урынбасары Дамир Мөхетдинов белән сөйләштек.

– Дамир хәзрәт, элегрәк мәчетнең тантаналы ачылышы 2016 елның май аена билгеләнгән иде, ни сәбәпле көне күчерелде?

– Иң башта ук мәчет 2015 елда ачылачак диелде. Аннары төзүчеләр ул вакытка бетереп булмый дигәнгә без аны 2016 елга үзгәрттек. Инде хәзер эшчеләр эшне бетерәбез дип әйтте. Шуңа күрә бәйрәм алдыннан бер көн алда, ягъни 23 сентябрьдә мәчет тантаналы ачылачак һәм шуннан соң даими эшләп китәчәк. Әгәр инде кайбер бетерелмәгән эшләр булса аларны аннары дәвам итәргә дип планлаштырылды, әмма без эшләрне бетереп мәчетне тулысынча гамәлгә кертербез дип уйлыйм.

– Мәчет ачылышына кемнәр киләчәк?

Дамир Мөхетдинов

Дамир Мөхетдинов

– Иң беренче чиратта Русия президенты исеменнән Төркия, Иран, Фәләстин автономиясе башлыгы, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан президентлары һәм башка мәртәбәле кешеләргә чакырулар җибәреләчәк. Төркия президенты Рәҗәп Таийп Эрдоган һәм Фәләстин автономиясе башлыгы Мәхмүт Аббас та киләчәкләрен ышандырган иде. Ике көн элек Равил хәзрәт Гайнетдин Астанада булганда Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев белән дә бу хакта сөйләште һәм аны шәхсән чакырды. Кайбер президентлар инде белә һәм чакырулы, ә кайберләр әле мәчет 2016 елның маенда ачылачак дип истә тота. Шуңа бу көннәрдә инде барысына да белгертеләчәк.

Русия президенты Владимир Путиннан да бу ачылышны эш тәртибенә кертүне сорадык һәм хәзер президент идарәсеннән раслау җавабы көтәбез.

– Равил хәзрәт бүген "Русия - Ислам дөньясы" форумында Путин ачылышта катнашачак дип әйтте.

– Әйе Эрдоган да, Назарбаев та, Атамбаев та киләбез дип әйттеләр. Путиннан да шундый белгертү булды, ләкин әле болар берсе дә рәсми түгел. Шуңа якын көннәрдә протоколларны көтәбез.

– Ни өчен мәчет корбан гаете көнне түгел, ә бер көн алда ачыла?

– Чөнки президентлар, мөфтиләр һәм башка килгән кунаклар бу бәйрәмне үз ватаннарында уздыруны теләргә мөмкин. Шуңа 23 сентябрь иртән мәчет ачылачак, көндез тантаналы аш булачак, аннары инде теләүчеләр ватаннарына кайтып китәчәк, ә теләүчеләр икенче көн булачак Корбан гаетенә калачак.

– Мәчеттә ничә кеше берьюлы гыйбадәт кыла алачак?

– 10 мең кеше.

– Мәчет төзелешенә финанс ярдмәне кем күрсәтте?

– Русия федерация шурасының әгъзасы Сөләйман Кәримов төп иганәче. Икенчесе – Төркия. Президент Эрдоган һәм дин эшләре идарәсе зур ярдәм күрсәтте. Өченчесе – Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаевтан зур ярдәм итте. Калганы халык акчасына, башка мөселманнар ярдәме белән төзелде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG