Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:48

"Миңнеханов кырымтатарларның ихтыяҗларын Путинга җиткерергә әзер"


Очрашуда катнашучылар

Очрашуда катнашучылар

Татарстан президенты идарәсе башлыгы Әсгать Сәфәров Акмәчеттә бер төркем кырымтатар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашып, Татарстан президентының кырымтатарларга ярдәм итәргә әзерлеген җиткерде.

11 июнь Акмәчәттә “Мәгариф” кырымтатар укытучылар оешмасында Татарстан президенты идарәсе башлыгы Әсгать Сәфәров, Татарстанның Кырымдагы даими вәкиле Руслан Шаяхмәтов “Мәгариф” рәисәсе Сафуре Каджаметова, “Намус” кырымтатар аксакаллар шурасы, Кырымтатар язучылар берлеге вәкилләре белән очрашып, Кырымда кырымтатар теленең дәүләт статусы, Кырым дәүләт шурасы 21 майда "Мәгариф турындагы канун"ны беренче укылышта караганнан соң моның кырымтатарлар өчен нәтиҗәсе һәм кырымтатарларны борчыган башка мәсьәләләр белән кызыксынды.

“Мине монда [Татарстан президенты вазифасын башкаручы] Рөстәм Миңнеханов җибәрде, ул сезне борчыган проблемаларны Русия президентына җиткерергә, сезгә ярдәм итәргә әзер, шуның өчен ул мине сезнең белән очрашырга, фикер алышуга җибәрде. Мин Кырымда еш кына булам, без узебезнең бәлки ниндидер миссиябезне үтибез, бәлки үзебезнең бурычларыбызны кайтарабыз. Шулай булып чыкты ки, озак вакыт безнең аралашуыбыз Бөтендөнья татар конгрессы аша барды. Хәзерге вакытта вазгыятьнең инде үзгәргәнен, ягъни Кырымның Русия федерациясенә кергәнен искә алып, Русия президенты Владимир Путин Миңнехановны кырымтатарларга Русиягә керүдә ярдәм итүен сорады. Мәскәү алдына нинди мәсьәләләрне куярга зарур икәнлеген белер өчен мин монда килдем. Безнең тарихи элемтәләребез бар, Казан ханлыгының соңгы ханнары Кырымнан булганын да беләбез, без татарларны бүлмибез, сез безгә таяна аласыз, Татарстанның тәҗрибәсе сезгә үрнәк була ала. Без сезгә максималь рәвәштә ярдәм итергә тырышачакбыз. Әлбәттә без дә бөтен мәсьәләләрне хәл итә алмабыз, аның өчен күңелегез кайтмасын, менә Сәфәров, Миңнеханов килделәр, ярдәм итәрбез дип ышандырдылар да киттеләр, дигән фикер тумасын, ләкин без даими сезнең яныгызда булачакбыз, кырымтатарлар үз йөзләрен сакласыннар, мәктәпләрен ачсыннар, бәлки ниндидер формада дәүләтчеләкләрен булдырсыннар өчен сезнең белән бергә барачакбыз. ”,- диде Сәфәров.

“Мәгариф” оешмасы рәисәсе Сафуре Каджаметова кырымтатар теле Кырым мәктәпләрәндә Украина чоры белән чагыштырганда тагын да начаррак хәлгә куелды диде.

“Кырымтатар теле дәүләт теле дип игълан ителгәннән соң без өмет иттек балаларыбыз ирекле итеп кырымтатар телен мәктәпләрдә урыс теле өйрәнелгән кебек өйрәнерләр, ләкин без өмет иткән кебек булмады. Украина заманында кырымтатар теленең дәүләт статусы булмаса да, ул дәресләр исемлегенә кертелмәсә дә анда укыту програмнарында вариатив дигән нәрсә бар иде һәм без шуны кулланып урыс телле мәктәпләрдә кырымтатар телен дәрес итеп кертергә, сыйныфта кырымтатар балалары җитешмәгән чакта да факультатив рәвештә кертергә тырыша идек. Хәзер исә дәүләт статусы булган кырымтатар теле Украина заманында булган хәлдән дә авыр хәлгә куелды. Аны Кырымда яшәүче үз туган илләре булган алман, әрмән, болгар, греклар һәм башка милли азчылыкларның телләре кебек бер группага керттәләр. Бу милли азчылыклырның балаларның әни-әтиләре теләсә, гариза язса ул телләрне өйрәнә ала икән, ләкин без бит Кырымның асаба халкы, безнең телебез бу группага кермәскә тиеш, безнең телебез тиң рәвәштә фән буларак өйрәнеләргә тиеш, уку планнарында үз урынын алырга тиеш. Ләкин Кырым дәүләт шурасы 21 майда “Мәгариф турындагы канун”ында моны кире какты. Шулай итеп, телебез Украина заманында булганнан да бик начар хәлгә кала. Мәсәлән, күз алдына китерегез, яңа уку планнары буенча бөтен мәктәпкә кырымтатар теле буенча тик өч сәгать факультатив бирәләр. Хәзер берничә яңа уку планнары бар. Аларның берсе федерация дәрәҗәсенә килешә, башкасы регионнарга. Мәнә шул регионнарга килешкән планнарда конкрет туган телгә сәгатьләр каралган, ләкин бу планнарның мәктәптә кайсысы кулланылачагын мәктәп җитәкчеләре сайлый. Кырымда милли компонент, региональ түгел, ә милли компонент кертелгән планнар кулланыла, ягъни Курски, Воронеж, Петербурда эшләтәлгән уку планнарын кулланалар, анда кырымтатар телен куярга бер сәгать тә юк. Аның өчен без бер эшче төркем төзеп “Мәгариф турындагы канун"га төзәтүләр кертергә телибез, чөнки бу канун кырымтатар телен химая итми, без Украина заманындагы вазгыятьтән дә авыр хәлгә калдык”, диде Каджаметова Азатлык радиосына. Кырымтатар мәгарифе белән бәйле мәсьәләләрне яктырткан хатны ул Сәфәровка тапшырды.

Очрашуда катнашучылар кырымтатар теле, кырымтатар авылларының иске кырымтатар исемнәрен кайтару кебек мәсьәләләрне күтәрделәр. Шулай ук тарафлар уртак бер проект, ягъни кырымтатарча-татарча-урысча сүзлек әзерләп чыгару кирәклеге хакында фикер алыштылар.

Сәфәров очрашу ахырында Миңнехановның кырымтатарларны борчыган иң кискен мәсьәләләрне Путин алдында күтәрергә әзер булганын, тиешле адымнарны ясарга омтылачагын белдерде. Шулай ук Сәфәров һәм Шаяхмәтов “Йолдыз” кырымтатар әдәби журнал редакциясендә дә булдылар. Билгеле булганча, 2014 елда Миңнеханов 40 еллык тарихы булган кырымтатарларның бүген иң карт журналына матди ярдәм күрсәткән иде.

Белешмә

21 майда Кырым дәүләт шурасында "Мәгариф турындагы канун" беренче укылышта каралганда, вице-спикер Ремзи Ильясов кырымтатар телен һәм украин телен, ата-аналар кайсын сайлап ала, мәктәптә башка фәннәр белән бер дәрәҗәдә мәҗбүри укытуны кертергә дигән тәкъдим белән чыккан иде, ләкин депутатлар һәм утырышта катнашкан җәмәгать пулаты вәкилләре бу тәкъдимгә каршы чыктылар.

Канун өлгесенә әлегә "кырымнарның ана телендә – урыс, кырымтатар һәм украин телләрендә белем алырга хокуклары бар" дип кенә язылды. Ильясов бу хәлдән соң Азатлыкка "мин хәзер кырымтатар телен мәктәптә өйрәнү өчен башка юллар эзлим", дип белдерде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG