Accessibility links

Казанда ГМО турында капма-каршы фикерләр әйтелде


ГМО зыяны яки зарарсызлыгы турыда бәхәс алып баручы галимнәр, депутатлар, 9 июнь, Казан.
ГМО зыяны яки зарарсызлыгы турыда бәхәс алып баручы галимнәр, депутатлар, 9 июнь, Казан.

"Уйла" төркеме оештырган ачык фикер алышу үз алдына куйган ГМО турында уйдырмаларны тарату, зыянын-зарарсызлыгын ачыклау максатына ирешә алмады.

"Уйла" төркеме оештырган дискуссия дөньякүләм барган бәхәсне Казан сәхнәсенә чыгарды дияргә була. ГМО (генетик модификацияләнгән организм) яклылар һәм аңа каршы торучылар 9 июнь кичендә "Уникс" мәдәни-күңел ачу үзәгендә җыелды.

Анда Русиядә һәм дөньякүләм танылган галимнәр, Дума депутатлары сәхнәдән, Татарстандагы авыл хуҗалыгына бәйле оешма вәкилләре залдан торып катнашты. Тамашачылар арасында биология факультеты студентлары, экология өчен көрәшүче иҗтимагый оешма вәкилләре бар иде.

Апрель ахырында Русия думасы ГМО әләнешен чикләү турындагы канун өлгесен беренче укылышта кабул итте. Аның нигезендә, фәнни тикшеренү максатлардан кала, геннары үзгәртелгән бөртекле культуралар, хайваннар һәм кошлар үстерү тыела, Русиягә кертелгән ГМО катнашмалы тауарлар тикшерелергә тиеш. Хөкүмәткә ГМО катнашмалы тауарны чит илдән кертүне тыю хокукы бирелә.

Сезнең игътибарга фикер алышуның сөземтәсен тәкъдим итәбез.

Михаил Туманов, Дума депутаты, журналист, "6 соток" газеты баш мөхәррире:

"Мин шуны ачыкладым: ГМОның зыяны турында уйдырмаларны тарату белән Швейцариядә урнашкан, кара PR ясаучы бер зур ширкәт шөгыльләнә"

Айрат Хайруллин, Дума депутаты, авыл хуҗалыгы өлкәсендә зур бизнес алып баручы эшмәкәр:

"Геннары модификацияләгән организмнарның тәэсире ахыргача өйрәнелмәгән, мин чынлыкта ГМОга каршы түгел, әмма, минемчә, ГМОның әйләнешен чикли торган канун кабул итү кирәк.

ГМО бер яктан авыл хуҗалыгы чыгымнарын киметә, уңыш җыю яхшыра, химикатларны куллану кими, әмма аның 20-30 елдан нинди тәэсире булачагы ныклап өйрәнелмәгән. Минемчә, әлегә Русия ГМОдан азат ил булырга тиеш. Әмма, шул ук вакытта үзебездә дә генетика фәнен үстерергә кирәк."

Казан да ГМО турында капма-каршы фикерләр әйтелде
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:49 0:00

Ирина Ермакова, биология фәннәре докторы, Русия фәннәр академиясенең физиология һәм нерв эшчәнлеге фәнни тикшеренү институтының элекке хезмәткәре:

“Мин ГМОлаштырылган ашамлыкларның лаборотория күселәренә тәэсирен өйрәндем. 9 әйләнеш сынау уздырдым. Мин күселәргә кешеләр өчен ашамлыкларда кулланыла торган ГМОлаштырылган соя ашаттым. Башта алар яхшы үстеләр. Әмма соңыннан сынау төркемендә 50% күсе балалары үлде. Аларның бөер, бавырларда зур үзгәрешләр, яман шешләр килеп чыкты. Өченче буын күселәр үрчергә сәләтсез иде. Барлыгы өч мең күсе өйрәнелде. Русиягә 90нчы еллар ахырында ГМО ашамлыклар керә башлады. Мин яман шеш авыруларның һәм балага уза алмаудан интегүче хатыннарның саны артуын шуның белән бәйлим."

Надежда Тышко, Русия медицина фәннәре академиясе туклану фәнни-тикшеренү институты каршындагы биотехнология һәм азык-төлекнең яңа чыганакларының куркынычсызлыгын тикшерү лабороториясе башлыгы:

"Без геннары үзгәртелгән барлык тауарларны һәр яклап тикшерәбез. Елдан-ел кагыйдәләр катгыйлана. Моңарчы ГМОның бернинди зыянын күргәнебез, ачыклаганыбыз, теркәгәнебез булмады.

ГМОның алдагы буыннарга тәэсирен дә тикшердек. Без күселәргә “яхшыртылган” кукуруз ашаттык. Икенче, өченче буында да бернинди үзгәрешләр теркәмәдек."

Михаил Гельфанд, биология фәннәре докторы, физика-математика фәннәре кандидаты:

ГМО зыянсыз. Русиядә ГМО әйләнешен чикләүче канун кабул итү фән үсешенә зур сыян салачак. Бу генетикларны чит илгә китәргә мәҗбүр итәчәк, чөнки аларга Русиядә эшләргә башка мөмкинлек калмаячак".

Василий Мельниченко, Свердлау өлкәсендәге “Галкинское” хуҗалыгы җитәкчесе, “Ватандашлар башлангычлары”комитеты вәкиле:

"Минем үз фикерем бар иде, барыгызны тыңладым, тыңладым да, үз фикеремнән дә кире кайттым. Хәзер ГМО зыянлымы, юкмы дигән мәсьәләдә нәрсә уйларга да белмим. Бездә, Русиядә, әгәр файдалы икән, зыянына төкерәчәкләр, барыбер кертәчәкләр."

* * * *

Узган елның ноябрендә "Уйла" төркеме Казанда "Адәмме, маймылмы: без кем балалары?" исемле дискуссия оештырган иде.

XS
SM
MD
LG