Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 09:53

Кайберәүләр өчен бу өстәмә ял көне.

Күп кенә русияләр бүген илдә нинди бәйрәм булуын белми. Җәмәгатьчелек фикерен белешү үзәгенең Русия дәүләт суверенитетының 25 еллыгы алдыннан уздырган сораштырулары мәгълүматларына күрә, халыкның дүрттән бер өлеше бәйрәмнең исемен, ә өчтән бер өлеше бәйрәмнең асылын белми.

Сораштырылганнарның 11% СССРның таркалуына сәбәп булды дип аны тискәре яктан искә ала. Өчтән бер өлеше бу бары өстәмә бер ял көне дигән фикердә.

Мәскәү шәһәр хакимияте фаразларына күрә Русия көнен йөзләрчә кеше билгели. Яхшы һава торышын тәэмин итү өчен махсус һава көчләре болытларны кудырткан, дип хәбәр итә ТАСС. Төп бәйрәм чаралары шәһәр паркларында узачак. Кызыл мәйданда концерт каралган. Иминлекне 2,5 меңнән артык полиция хезмәткәре тәэмин итә.

XS
SM
MD
LG