Accessibility links

Кайнар хәбәр

Донецкиның Авдеевка районында атышлар нәтиҗәсендә газүткәргеч яна


Крымски, Новотошковка, Счастье, Трехизбенка, Авдеевкада атышлар бара. Дүрт украин хәрбие яраланган.

Донецки өлкәсенең Авдеевка районында атышлар нәтиҗәсендә газүткәргечкә зыян килгән. Бу хакта Facebookта Украина эчке эшләр министрлыгының Донецкидагы вәкиле Вячеслав Аброськин язган. Көчле янгын чыккан. Аның төтене хәтта 40 чакрымнан да күренә. Ут якындагы урманга да күчкән, дип хәбәр итә УНИАН.

Украина көнчыгышындагы махсус чара штабы вәкиле белдерүенчә, май аенда сепаратистлар тарафыннан ут ачу 25% арткан.

XS
SM
MD
LG