Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда дин әһелләре җыенында Русиянең беренче мөфтие китабы тәкъдим ителә


Китапны Әлбир Крганов тәкъдим итәчәк.

Казанда татар дин әһелләренең “Милли тормыш һәм дин” җыенындагы “Мәктәп һәм дин” секциясе вакытында Русиянең беренче мөфтие, Оренбур мөселман дини җыелышы рәисе Мөхәмәдҗан Хөсәенов (1756-1824) 1802 елда басмага әзерләгән китабы тәкъдим ителәчәк.

Мөфти әзерләгән дин галиме Мөхәммәд Устуваниның «Устувани китабы» яки «Мөһим дини мәсьәләләр җыентыгы” китабын Әлбир Крганов җитәкләгән Мәскәү мөфтияте “Зур Казан” типографиясе нәшер итте.

1802 елда Казанда басылган китапны Мәскәү мөфтиятенә журналист Рафис Җәмдихан тапшырган. Китапны янәдән бастыру эшләрен яшь галим, Татарстан фәннәр академиясенең татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү бүлеге институты аспиранты Александр Долгов алып бара.

Әлеге китап башта ул китап кулъязма рәвешендә тарала, 1802 елда беренче тапкыр Казанда китап итеп нәшер ителә. Устувани китабы 190 биттән тора. Китап ислам гыйлеменә бәйле бөтен мәсьәләрне дә күтәрә. Биредә гакыйдә, фикһ юнәлешендә бик күп сорауларга җавап бирелә.

Китап татар телендә басылды. Шулай ук басмага 1802 елда нәшер ителгән китапның фотокопиясе урнаштырылды.

XS
SM
MD
LG