Accessibility links

Русия гимнын җырлый-җырлый ватанпәрвәрлеккә


Калуга мәктәбендә балалар гимн җырлый
Калуга мәктәбендә балалар гимн җырлый

Мәктәпләрдә һәр атна башында Русия гимнын җырлау турында канун өлгесе думага тәкъдим ителде. Белгечләр гимн җырлап кына ватанпәрвәрлек тәрбияләнмәячәк, милли мәнфәгатьләрне санга сукмаган илдә бу көчләп тагылган эш кенә булачак дип тә әйтә.

Русия көне алдыннан, 11 июньдә Дәүләт думасына "Русия дәүләт гимны турында" канунга үзгәреш тәкъдим ителде. Бу документны ЛДПР-дан депутат Максим Шигаркин әзерләгән. Анда Русия гимны мәктәпләрдә һәр атнаның беренче дәресе башланганда җырланырга тиеш дип әйтелә.

Әлегә кадәр Русиянең ике төбәгендә: Кострома һәм Белгород өлкәләрендәге мәктәпләрдә дәресләр алдыннан һәр көнне гимн җырлау гадәте кертелгән иде. Калуга өлкәсе мәгариф министрлыгы карары белән быелның 1 сентябреннән бу өлкәдәге мәктәпләрдә көн саен дәресләр Русия гимнын җырлау белән башланырга тиеш иде. Ә Чечня укучылары Русия гимнын ике ел инде һәр атна саен җырлады, Ингушетиядә айга бер тапкыр тыңлый иделәр.

Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров 2013 елның 8 маенда мәктәп директорларына һәр атна башында Русия һәм Чечня гимннары мәктәпләрдә башкарылырга тиеш дип боерган иде.

Кавказдагы республикаларда гимнны җырлауга карата фикерләр төрле булды.

Веденодан Хаваж дип үзен белдергән берәү: "Кадыйров тамаклары карлыкканчы җырлый ала. Әмма минем кәлүшләрем тишек, гимнны аның тишеге аша сызгырсам гына инде, гимн җырлау кайгысы мени, миңа очын-очка ялгау да авыр", дип радиобызның Төньяк Кавказ редакциясе сәхифәсенә язды.

Грозныйдагы бер мәктәпнең бишенче сыйныф җитәкчесе Залина Матаева: "Әгәр без дәрестә инде гимнны да җырлый башласак, дәрес бетеп тә китәчәк", дип белдерә. Аның сүзләренчә, укучылары барсы да беренче сыйныфтан ук Русия гимнын да, Чечня гимнын да бик яхшы белә, мәктәп линейкаларында, тантаналарда җырлыйлар. Чечня гимнын җыр дәресләрен дә башкаруларын әйтә ул.

Русия думасына канун өлгесен тәкъдим иткән Шигаркин мәктәп укучылары Русия гимнын даими җырлый башласа, аларда "ватанпәрвәрлек тәрбияләнәчәк", дип белдерә.

Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев

Казан федераль университетының социология кафедрасы доценты Искәндәр Ясәвиев фикеренчә, атна саен гимн җырлату дәүләт символына тискәре караш кына тудырырга мөмкин.

"Минемчә, гимн җырлатып кына илне яраттырып та, ватанпәрвәрлек хисләрен арттырып та булмый. Һәр атна саен дүшәмбе көнне ритуал рәвештә гимн башкару гимнга булган хисләрне бетерәчәк кенә. Минем мәктәп линейкаларында укучыларның ничек итеп гимн башкарганнарын күргәнем бар. Аларның үз-үзләрен тотышы ватанпәрвәрлектән бик ерак тора. Бала бала инде, алар бу вакытта уйныйлар һәм бер-берсе белән сөйләшәләр.

Һәр атна саен иртә белән гимн башкару хәлне уңай якка үзгәртмәячәк, ә балалар аның гимн икәненә игътибар да итми башлаячаклар, көндәлек башкарыла торган бер гадәти эшкә әйләнәчәк. Мин бу канун өлгесен үле туган бала дип атар идем", ди Ясәвиев.

Илфат Фәйзрахманов
Илфат Фәйзрахманов

"Безнең гәҗит" мөхәррире Илфат Фәйзрахманов та Русия думасын "эшсезлектән ни уйлап чыгарырга аптырап утырган" оешма дип бәяли. Аның фикеренчә, ватанпәрвәрлек тәрбиялим дип мәктәпләрдә һәр атна саен гимынны җырлатуның зыяны да, файдасы да булмаячак.

"Иң популяр, хит булып киткән җырлар да җырлый-җырлый тәмам колакны зарыктыра башлый. Мәктәпләрдә атна саен гимнны җырлату да кире реакция бирмәгәе дип кенә уйлыйм. Инде ватанпәрвәрлек тәрбиялибез дип, гимнга карата да тискәре караш тудырылырга мөмкин", ди Фәйзрахманов.

Татарстан мәктәпләрендә укучы балалар республиканың үзенең дәүләт гимны барлыгын белә. Аларның күңелләрендә, ә нигә үзебезнең гимнны җырламыйбыз соң, дигән сорау да туарга мөмкин. Белгечләр фикеренчә, мәктәпләрдә Русия гимнын гына җырлату бердәм русияле милләт ясау сәясәтенең чираттагы гамәле дә булып тора.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

Тарих институты галиме Дамир Исхаков: "Гимн җырлау катлаулы мәсьәлә, мисал өчен, Төркиядә көрдләр проблемы чишелмәгән, ә шулай да аларга да Төркия гимнын җырлаталар", дип әйтә.

Аның фикеренчә, нинди генә ил балмасын, гимнны җырлау кертелергә мөмкин, ә аны ихлас һәм чын күңелдән бирелеп, илгә горурланып җырлау бөтенләй башка әйбер. Алга киткән илләрдә, үзләрен иң демократик илдә яшибез дип санаучылар, гимнны ихлас башкарырга мөмкиннәр. Татар мәнфәгатьләре кысылган, милли телләрне укыту көннән-көн кими барган, бары тик рус милләте генә данланган илдә гимн җырлату көчләп тагылган гамәл булып тора, ди галим.

"Татарга карата бу дәүләтнең әлегә йөз белән борылганы юк, бу хәл башка милли азчылыкларга да кагыла. Шуңа күрә без дәррәү күтәрелеп бу илне яратабыз дип гимн җырлый алмыйбыз. Мәҗбүр итсәләр, бер йодрыгыңны кысасың да гимнны җырлыйсың инде", ди Исхаков.

XS
SM
MD
LG