Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:16

Татар имамнары кабат Казанга җыелды


12 июнь Казанга Русия төбәкләреннән 900ләп татар имамы килә башлады. Төбәк имамнары үз мәхәлләләренә дини радикализмның үтеп керүен һәм мөселманнар арасында бүленүне төп проблем дип саный, христианлашу куркынычын күрмиләр. Имамнарны борчыган тагын бер мәсәлә - Русиядә берничә мөфти булу.

12-14 июнь көннәрендә Казанда узачак "Милли тормыш һәм дин" VI Бөтенрусия татар дин әһелләре форумына килгән делегатлар җомга төшкә кадәр Татар конгрессы бинасында теркәлү узды.

Төштән соң "Ислам һәм татар дөньясы: үсешнең концептуаль нигезләре һәм Русия мөселманнарының социаль доктринасы", "Татарларда дини йолаларны саклау һәм үстерү", "Мәктәп һәм дин", "Татар халкында дин һәм милли үзаң", дигән дүрт секция утырышы башланды.

Азатлык хәбәрчесе төбәкләрдән килгән татар имамнарыннан үз мәхәлләләрендәге вазгыять белән кызыксынды.

Калининградтан килгән һәм быелгы форумның иң өлкән делегаты булган 90 яшьлек Хәким Биктиев Калинанград мөселманнарына карата өлкәдә бик яхшы караш булуын әйтте, әмма шул ук вакытта кайбер чишеләсе мәсәләләрнең дә булуын искәртте.

"1993 елда без үз төбәгебездә мөселманнарның оешмасын булдырдык. Губернатор белән араларыбыз әйбәт, турыдан янына керә алам. Сүзебезне кире какмыйлар. Без христианнар белән дә уртак тел табабыз. Калининградта христианлаштыру юк дип әйтә алам. Киресенчә, христианнар мөселман диненә күчәләр.

Мин бу форумга өченче тапкыр катнашам. Бу форумга килгәч без кайда нинди тормыш, нинди яңалыклар барлыгын белеп китәбез. Кайткач мәхәллә халкын җыеп монда ишеткәннәрне аларга да җиткерәбез.

Мин чыгыш ясый калсам, мөселманнарга бердәм булу кирәклеге мәсьәләсен күтәрер идем. Безне аерырга тырышалар. Мин үзем авылда туган кеше. Элек анда халык бердәм иде. Хәзер исә анда ваһһабчылар һәм иске дин тотучылар буларак халык икегә аерылды. Ә бу кемгә кирәк соң?

Элек Русиядә бер мөфти бар иде. Ә хәзер һәр өлкәдә мөфти бар. Без инде өч елдан бирле Русиядә бер мөфти булсын дип сөйлибез. Әмма бер мөфти дә үз кулындагы хакимиятне бирергә теләми. Һәрберсе үз фикерен алга сөрә. Бу очракта нинди берлек була ала?", дип белдерде ул.

Төмән өлкәсе диния нәзарәте рәисе Зиннәт Садыйков та Азатлыкка әңгәмәсендә Русия мөселманнары арасында нинди проблемнар булса, Төмән өлкәсе мөселманнары арасында да шундый ук проблемнар булуын әйтеп китте.

"Безгә беренче чиратта берләшергә кирәк. Динебезне үстерү кирәк. Яшьләр арасында радикаль фикерләр күбәйде. Бу хакта үз төбәгебездә түгәрәк өстәлләр җыеп аңлату эшләре алып барабыз.

Бездә христианлаштыру сизелми анысы. Киресенчә, исламлаштыру бара дип әйтәләр әле. Исламлаштыруга каршы чыгучылар юк. Хәтта бу темага сораулар да күтәрелми. Бу - Төмән өлкәсе җитәкчеләренең акылырак булуыннан килә торгандыр инде.

Мин Русиядә берничә мөфти булуына тискәре карыйм. Без алга таба бер мөфти калдыруга ирешербез дип уйлыйм. Үзебездән тора. Русиядә бер генә мөфти булса, без бердәм булыр идек. Ата-бабаларыбыз безлән акыллырак булган һәм бер мөфти белән яшәгән", дип сүзен тәмамлады Зиннәт Садыйков.

Түбән Новгородтан килгән яшь имам Дамир Каюмов бу форумнан яшь имамнарга игътибарның артуын көтүе турында әйтте.

"Түбән Новгород мәчетләрендә яшь имамнарыбыз аз. Аларны хезмәт хаклары һәм торак белән тәэмин итәсе иде. Безнең якта христианлаштыру проблемы юк. Төп проеблемыбыз - дәгъвәт", дип белдерде ул.

Шимбә көнне "Милли тормыш һәм дин" VI Бөтенрусия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы үтәчәк. Якшәмбе делегатлар тарихи Болгар шәһәрчегендәге "Изге Болгар җыены"нда катнашачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG