Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 12:56

12 июнь Уфада берьюлы ике бәйрәм – Русия һәм Уфа шәһәре көнен билгеләделәр.

Бәйрәм Дуслык монументына чәчәкләр салу белән башланды. Башка елларда бу көнне Салават Юлаев һәйкәленә дә чәчәк сала иделәр. Ләкин ул мәйданда ШОС һәм БРИКС саммитларына әзерлек буенча зур төзелеш эшләре бару сәбәпле, Салават Юлаев һәйкәле быел чәчәкләрсез калды. Бәйрәм чаралары башкаланың дистәгә якын мәйдан һәм паркында узды.

Совет мәйданында күмәк җыр

Совет мәйданында күмәк җыр

Совет мәйданында тынлы оркестрлар йөреше узды. Уфадагы күмәк җыр башкару төркемнәре бергәләшеп Русиянең һәм Башкортстанның гимннарын, җиңү темасына җырлар башкарды. Әлеге төркемдә өч йөздән артык җырчы катнашты.

Якутов паркында гимнастлар чыгыш ясады. “Спорт гаиләсе” исемле чара узды. Беренче тапкыр суши ашау буенча ярыш үтте.

“Бердәм Русия” фиркасенең яшь гвардиячеләре Уфаның “Июнь” сәүдә үзәге янында җыелып, Иглин районына авточабыш уздырды. Иглиндә алар машиналарны тезеп “Россия” дигән сүз язды. Авточабышта кырыкка якын машина катнашты.

Башкорт шагыйрәсе Гөлнур Якупова чыгыш ясый

Башкорт шагыйрәсе Гөлнур Якупова чыгыш ясый

Башкаланың Спорт сарае каршындагы мәйданда ярминкә һәм фольклор төркемнәре концерты узды. Аксаков паркында игътибар үзәгендә Әдәбият елы булды. Халык алдында язучылар чыгыш ясады. Шагыйрьләр чират торып шигырьләрен укыды.

Иң зур чаралар башкаланың Ленин мәйданында үтте. Монда кул эшләре күргәзмә-ярминкәсе узды. Көне буе мәдәни чара барды. Бәйрәм чаралары шушы ук мәйданда кичен салют атулар белән тәмамланды.

Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты Хөрмәтулла Үтәшев Акмулла ролендә

Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты Хөрмәтулла Үтәшев Акмулла ролендә

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG