Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тарихи Болгарда Изге Болгар җыены үтә


Болгар җыены 2011 ел
Болгар җыены 2011 ел

Болгар дәүләтенең ислам кабул итүнең 1126 еллыгына багышланган чараларга меңләгән кеше җыелачак дип көтелә.

Ел саен шушы көннәрдә борыңгы Болгарда ислам динен кабул итүне искә алу чараларына меңләгән кеше җыела. Узган ел явып торган яңгырга карамастан Изге Болгар җыенына БДБ илләренең мөфтиләре, Төркия, Гарәбстан кебек чит илләрдән дә дин әһелләре һәм Казанга Русиянең төрле төбәкләреннән татар имамнары җыелышына дип килгән татар имамы катнашты, Казанның "Ярдәм", "Болгар", "Гаилә", "Мәрҗәни" мәчетләреннән җыенга барырга теләүчеләрне автобуслар белән алып киттеләр.

Быел да җыенда татар имамнары корылтаена Русиянең 65 төбәгеннән һәм Татарстаннан килгән 928 делегат һәм кунаклар катнаша. Болгарга Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов та бара.

XS
SM
MD
LG