Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тифлистә су басуда дистәләп кеше үлгән


newsgeorgia.ge рәсеме
newsgeorgia.ge рәсеме

Узган төндә берничә сәгать яуган каты яңгырда хайваннар бакчасын су басып арысланнар, юлбарыслар, җиде аю һәм 13 бүре качкан, биналар җимерелгән.

Якшәмбе 14 июньгә каршы төндә Грузия башкаласында яуган каты яңгыр нәтиҗәсендә шәһәрне су басты. Дистәгә якын кеше һәлак булды, юллар, йортлар җимерелде.

Вере елгасы ярларыннан чыгып Тифлис хайваннар бакчасын су басты. Шәһәр мэры Давид Нармания эчке эшләр министрлыгы хәрбиләре бакчадан качкан 32 хайванны эзли дип белдерде. Мэрия вәкиле "алты арыслан, алты юлбарыс, җиде аю һәм 13 бүре качкан" дип хәбәр итте.

Шәһәр халкына өйләреннән чыкмаска сорап мөрәҗәгать ителгән.

XS
SM
MD
LG