Accessibility links

Кайнар хәбәр

KazanSummit-2015 җыенында Кырым вәкилләре катнаша


2013 елда узган KazanSummit
2013 елда узган KazanSummit

Ислам финансына багышланган җыенда 45 илдән 746 кеше катнаша.

Татарстанның инвестиция үсеше агентлыгы хәбәр итүенчә, дүшәмбе көнне Казанда VII KazanSummit-2015 җыены ачылды. Анда 45 илдән 746 кеше теркәлгән. "Конструктив глобаль сәүдә һәм инвестицияләр өчен ислам финансы" дигән темага сөйләшер өчен килгән делегатлар арасында Согуд Гарәбстан, Мисыр, Төркия, Пакстан, Гарәб Әмирлекләре, Сомали, Малайзия, Британия, Люксембург һәм башка илләрдән кунаклар бар дип хәбәр ителә. Җыен эшендә Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашачак. Моннан тыш очрашуга төрле финанс оешмалар, дипломатлар, Русия төбәкләре вәкилләре, Федерация шурасы һәм Русия саклану министрлыгы вәкилләре килгән. Араларында Кырым хакимияте вәкилләре дә бар. Очрашулар 15-16 июнь дәвам итә.

KazanSummit-2015 җыел Русиядә ислам банклары үсеше мөмкинлеген тикшерәчәк. Миңнеханов чакыруы белән җыенга Ислам үсеш банкы президенты Әхмәт Мөхәммәт Али әл-Мәдәни килә.

Ике ел элек Казан саммитын оештыру комитеты рәисе Линар Якупов "Русия кануннары нигезендә ислам банкы эшләп булмый" дип сөйләгән иде.

XS
SM
MD
LG