Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә контракт белән хезмәт итүче хатын-кызлар саны арта


2015 елның маенда Дондагы Ростов шәһәрендә "балалар парадында"
2015 елның маенда Дондагы Ростов шәһәрендә "балалар парадында"

Русиянең көньягында Краснодар краенда 450ләп хатын-кыз хезмәт итә, аларның 80не югары белемгә ия.

Саклану министрлыгы хәбәр итүенчә, бүгенге көндә Краснодар краенда урнашкан Көньяк хәрби бүлгәдә 450ләп хатын-кыз хезмәт итә. Аларның 150дән артыгы хезмәтен махсус көчләрдә башкара.

Хезмәтне иң түбән хәрби дәрәҗәдә башлаган хатын-кызлар арасында сержантлар, хәрби медицина һәм финанс, элемтә хезмәткләрләре бар. 50ләп хатын-кыз хәрби һава көчләрендә хезмәт итә.

2015 ел башыннан контракт нигезендә хезмәт итәргә теләп 300ләп хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. 2012 елда - 3 , 2013 елда – 70, 2014 елда – 500 хатын хезмәткә алынган. Узган ел хәрби хезмәткә алынган хатын-кызларның унысы гына югары белемгә ия булган булса, быел университет белеме булган хәрби хатын-кызлар саны 80гә җитте, дип хәбәр итә Русия саклану министрлыгының матбугат хезмәте.

XS
SM
MD
LG