Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия вәкилчелеге Кырым сәфәре нәтиҗәләрен игълан итте


Зафер Үскүл
Зафер Үскүл

Кырымтатарларның даими басымга дучар булуына дәлилләр китерелгән хисапны Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Бакуда очрашуда Русия президентына тапшырды.

Aзәрбайҗан башкаласы Бакуда Беренче Европа уеннары ачылышы вакында очрашканда Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Владимир Путинга кырымтатарларның хокуклары торышы турында хисап тапшырды.

Төркия вәкилчелеге Кырымда 27-30 апрельдә булып китте. Кеше хокуклары белгечләре, юристлар һәм югары уку йортлары мөгалимнәреннән торган алты кешелек төркем башлыгы профессор Зафер Үскүл дүрт көнлек сәфәргә нәтиҗә ясап Төркиянең Анадолу мәгълүмат агентлыгы белән уртаклашты.

Төркем Мәҗлес вәкилләре, журналистлар, дин әһелләре, иҗтимагый оешмалар, яңа хакимият, адвокатлар, бала карап өйдә утыручы хатын-кызлар һәм урамдагы кешеләр, барлыгы 100дән артык кеше белән сөйләшкән.

Төркия вәкилчелегенең максаты төрле катлам халык белән сөйләшүләр аша кырымтатарларның борчылуларын раслау яки кире кагу иде.

"Яңа хакимиятләрнең безнең башка төрле карашта булганнар белән очрашуыбызны теләмәгәне ачык күренә иде. Аларның кешеләре безне бер минутка да ялгыз калдырмады, гел яныбызда булды", дип сөйләгән Зафер Үскүл журналистка.

Төркиядән килгән вәкилчелек арендага машина алган булган. Рәсми хакимият аларның ул машина белән түгел, үзләре биргән машина белән йөрүләрен теләгән. Төркемне икегә бүлергә карар иткәннәр. "Һичьюгы икенче төркем теләгәнчә ирекле йөри алды", диде Үскүл.

Төркия вәкилчелеге очрашкан кешеләрнең үзләре һәм туганнары өчен даими курку хәлендә яшәгәннәрен белдерә. Кырымтатарларның үз исемнәрен яшереп кенә мәгълүмат бирергә риза булганын профессор басымның көчле булуы белән аңлата.

"Артыбыздан күзәтеп йөрделәр. Бер кич артыбыздан машина барганын күрдек. Боларның мөмкин булганын фаразлый идек. Без яшерен эш белән йөрмәдек анда. Күзәтсеннәр. Асылда бу да нәтиҗәгә үз йогынтысын ясады", ди Үскүл.

"Урнашу авырлыклары"

Кырымтатарларның иң зур проблемнарының берсе – җир һәм торак, диелгән Төркия вәкилләре хисабында. Сөргеннән соң кайта башлагач алынган җирләр һәм салынган йортларны кабат тартып алырга мөмкиннәр. Аннексиядән соң Кырымдагы милекнең Русия кануннары нигезендә теркәлергә тиеш булуы беренче чиратта кырымтатарларга авырлыклар тудыра. Кырымтатарлар Русия ватандашлыгын алырга мәҗбүр ителә.

"Кырымтатар теле кулланылмый"

Урнашу һәм җир проблемаларыннан соң икенче иң авыр мәсьәлә – тел. Акмәчеттә Кырым парламенты бинасында өч телдә (кырымтатарча, русча һәм украинча) язудан тыш Төркия вәкилчелеге кырымтатар теленең кулланылганын күрмәгән. Төркия хокук белгечләренең "ни өчен урам исемнәренә татарча язылмаган?" дигән сорауга "барысы да урысча белә" дигән җавап биргәннәр.

Үскүл Кырымда 15 мәктәптә кырымтатар теленең укытылганын белдерде. Тагын 200 мәктәптә моңа ихтыяҗ булганын өстәде. Төркия белгечләре белән очрашкан кырымтатарлар кайбер мәктәпләрдә яңа уку елыннан кырымтатар теле дәресләренең бетәчәген, башкаларында Украина вакытында чыгарылган дәреслекләрнең тыелуын, яңалары булачагын әйткән.

"Мәҗлес һәм вакыф маллары тартып алынды"

Төркия вәкилчелеге башлыгы Зафер Үскүл Кырымтатар мәҗлесе бинасының тартып алынуын, “Кырым” вакыфы малларының алынуын һәм штраф салынуын, Мәҗлес рәисе Рифат Чубаровның Кырымга кертелмәвен “кырымтатар халкына басым” буларак бәяли.

"Мәгълүмат чаралары теркәлмәде"

Үскүл үз хисабында аннексиядән соң Кырым мәгълүмат чараларының Русия кануннары белән яңадан теркәлергә мәҗбүр ителүе янә кырымтатарларга зыянга булды дип белдерде.

"ATR телевидениесенә эшен дәвам итәргә мөмкинлек бирмәү сәбәпләренең бик гади булганын ачыклагач, аларның эшен туктатырга теләгәннәрен күрдек", диде Үскүл.

Башка матбугат чараларын теркәргә рөхсәт бирмәүләренә анализ ясаган Төркия вәкилләре "Кырымда матбугат иреге торышында җитди проблемнар бар" дигән нәтиҗә ясаган.

"Тыелган китаплар" сылтавы белән дин иреге бозыла"

Русиядә тыелган китапларны аннексиядән соң Кырымда да эзләделәр һәм таптылар.

"Тыелган китап эзләп өйләргә, мәдрәсәләргә, мәчетләргә басып кергәннәрен сөйләделәр безгә. Тентүләр вакытында кешеләргә басым ясалганын, кайбер очракларда көч кулланылганын, хатын-кызларның эзәрлекләнгәнен белдек. Җитди уйланулар һәм борчылуга сәбәп булды бу", диде Үскүл.

"Югалган татарларны эзләүче юк"

Аннексиядән бирле югалган кешеләрнең гаиләләре һәм тикшерүчеләр белән очрашкан Төркия хокук белгечләре тикшерүчеләрнең кырымтатарларны эзләү өчен бик аз тырышлык куйганын күргән. "Табылган кешеләр арасында бер кырымтатар да юк", дип уртаклашты Үскүл.

Хокук системында җитди проблемнар бар. Аннексиягә кадәр кылынган җинаятьләр Русия кануннары нигезендә хөкем ителә. "Канунсыз гаеп була алмый, канунсыз җәза чыгарылмый", диде Үскүл.

Эшсезлек аркасында да беренче чиратта кырымтатарлар газап күрә.

"Киләчәккә план юк"

Соңгы көнне Төркия вәкилчелеге Кырым кеше хокуклары вәкиле Людмила Лубина белән очрашкан. Лубина аларга "хәзер күчеш чоры, бу проблемнарны хәл итәрбез" дип ышандырган. Үскүл шушы күчеш чорының програмы булмавына, хәлне яхшырту өчен ниләр планлатшырылганы турында мәгълүмат булмавына игътибар иткән.

"Бу турыда алар безгә ачык итеп берни дә әйтә алмады. Шуңа күрә халыкара кеше хокуклары оешмаларына Кырымда үз эшчәнлеген алып барырга рөхсәт бирелергә тиеш дип саныйм. Кешеләрнең тынычсызлыгы, кайгысы шул кадәр ярылып ятканда чаралар күрү кирәк. Бу кешеләрнең бүгенге көне һәм киләчәге турында мәгълүматка ия булу хокукы бар. Шушы хисапны кеше хокуклары оешмалары исәпкә алыр һәм татарларның хәлен яхшырту өчен чаралар күрелер дип өмет итәм", дигән Зафер Үскүл Анадолу мәгълүмат агентлыгына.

XS
SM
MD
LG