Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Русия әләме тирәсендә җәнҗал куера


Хаталы әләм
Хаталы әләм

12 июнь Русия һәм Уфа көннәрен бәйрәм иткәндә башкаладагы ике мәйдандагы плакат-баннерларда Русия әләме төсләре буталган. Шул уңайдан җәнҗал куера башлады.

12 июнь Уфада Русия һәм башкала көннәрен бәйрәм иттеләр. Ул башкаланың дистәгә якын мәйдан һәм паркында билгеләнде. Шуларның икесендә ил әләменең төсләре буталган. Хаталы әләмнәр бәйрәм узган төп урында – Ленин мәйданы сәхнәсендә, шулай ук “Моторлар төзүчеләр мәдәният сарае” каршында куелган.

Уфа хакимияте бинасы каршындагы Ленин мәйданындагы сәхнәне бизүчеләр ак-зәңгәр-кызыл төсләр урынына әләмне ак-кызыл-зәңгәр төсләр белән эшләгән. (Дөрес, тарихта андый төсле әләмнәр булганы да билгеле. 1939-1945 елларда бүгенге Чехия дәүләте урынындагы Богемия һәм Моравия протектораты әләме нәкъ шундый төстә булган. – ред.)

Башкала хакимиятенең матбугат үзәге башы Камил Юлаев сүзләренә карганда, моңа сәхнә бизәү эскизларын әзерләп биргән кеше гаепле. Шуңа киләчәктә бәйрәмнәрдәге дәүләт символларын эшләүне шәһәр хакимияте үз күзәтүенә алачак.

Шунысы кызык, Ленин мәйданында меңнәрчә кеше бәйрәм итеп, шул исәптән югары рәсми түрәләр булса да, вакытында хаталарны күрүче булмады. Ул бары тик берничә көннән, бәйрәм турындагы интернеттагы фотолардан соң гына игътибар үзәгенә менде.

Уфада шәһәр көне
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:11 0:00

15 июнь “Бердәм Русия” фиркасенең “Яшь гвардия” хәрәкәте яшьләре башкала мэриясы каршында дәүләт әләме төсендәге тасмалар таратты. Яшьләр иртән эшкә килүче хакимият хезмәткәрләренә тасмалар тапшырды. Моны алар түрәләркиләчәктә ил әләме төсләрен бутамасыннар өчен эшләүләре белән аңлатты. “Яшь гвардия”ның республика бүлекчәсе рәисе Владимир Яковлев сүзләренә караганда, Русия көне илдәге төп патриотик бәйрәмне билгеләүдә хакимият мондый хаталар җибәрергә тиеш түгел.

Илдә патриотлыкны көчәйтү максатыннан Русия дәүләт думасында "Русия дәүләт гимны турында" канунга үзгәрешләр керткән бер мәлдә Уфадагы бу хата республика кысасыннан бүселеп чыгып, бар ил буенча яңгыраш ала башлады. Мәсәлән, Русия думасындагы либерал-декмократлар фракциясе депутаты Роман Худяков әлеге уңайдан “Говорит Москва” радиосына әңгәмәдә хатада гаепле кешеләрне җаваплылыкка тартырга, бәйрәм чараларын оештыруда җаваплы түрәләрне эштән куарга чакырды.

Хаталы баннерлар тирәсендә шау-шулар дәвам итә.

XS
SM
MD
LG