Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарга пәйгамбәр сакалы китерелде


Изге Болгар җыены
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:47 0:00

Изге Болгар җыены

14 июньдә тарихи Болгар шәһәрчегендә Изге Болгар җыены үтте. Быелгы чарада Татарстан җитәкчесе һәм дүрт мөфти катнашында Русия мөселманнары социаль доктринасы имзаланды. Шулай ук, Мөхәммәт пәйгамбәрнең сакал бөртеге бу төбәккә бәрәкәт китерсен дигән теләкләр белән Болгардагы Ак мәчеткә тапшырылды.

Изге Болгар җыены башланганчы иртәнге якта Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов, мөфтиләр - Камил Сәмигуллин, Тәлгать Таҗетдин, Равил Гайнетдин һәм Кавказ мөфтие Исмаил Бердыев Ак мәчеттә очрашып Русия мөселманнарының социаль доктринасын имзалады.

Җыен быел да узган елдагы кебек Истәлек билгесе бинасы янында Коръән укып ачылды. Иң беренче сүз Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнехановка бирелде.

Кәефе күтәренке булган Миңнеханов татарча ясаган чыгышында Болгарга килгән бар кешегә чарага катнашулары өчен рәхмәтен җиткерде һәм иртән кул куелган доктринага да кагылып үтте.

"Без бүген киләчәктә Русиядә Ислам нинди булырга, ул ничек алга алып барылырга тиешлеген күрсәткән Русия мөселманнарының социаль доктринасына кул куештык, диде ул һәм алга таба Болгарга тагын да күбрәк кешеләрне җәлеп итәргә теләүләрен белдерде.

Русия мөселманнары Үзәк диния идарәсе рәисе Тәлгать Таҗетдин Болгарда башкарылган эшләр өчен Татарстан җитәкчеләренә рәхмәтләрен яудырып Болгарның бары тик яңа биналарына гына сокланырга гына кирәкмәгәнен, аның җанлы шәһәр булуын да теләүләрен җиткерде.

"Болгарга соңгы биш айда гына да 60 мең кеше килгән. Монда килүчеләр борынгы тарихыбызны искә төшерергә, ата-бабаларының кемнәр булын, ничек яшәгәнен, ничек итеп туган илне, туган телне, динне, милләтне ничек итеп саклаганнарын өйрәнергә киләләр. Якын көннәрдә шәһри Болгарда бөтен дөньяга нур чәчәчәк Болгар Ислам академиясе дә булачак. Болгар Русиянең 7 мең 500 мәчетендә хезмәт итәчәк имамнарны әзерләү үзәге булачак", дип белдерде ул.

Изге Болгар җыенында Русиянең 65 төбәгеннән килгән 900дән артык татар имамнары да катнашты. Сәхнәдә дүрт мөфти - Таҗетдин, Гайнетдин, Сәмигуллин, Бердиевлар урын алса да, нишләптер Кырым мөфтие Әмирали Аблаев аларны күзәтүчеләр арасында урын алды. Мөфти Равил Гайнетдин генә үз чыгышын тәмамлар алдыннан Изге Болгар җыенына беренче тапкыр Кырым мөфтиенең дә килүен әйтеп үтте һәм аны аякка басуын теләп Кырым мөселманнарына сәламнәрен җиткерде.

Җыенда мөфти Таҗетдин үз чыгышын тәмамлагач сәхнәгә махсус савытка салынган Мөхәммәт пәйгамбәрнең сакал бөртеге алып чыгылды. Аны пәйгамбәрнең 42нче нәселдә оныгы булган Абдурәзак Абдурахман Саади алып чыкты һәм савытны Таҗетдингә тапшырды.

Таҗетдин әлеге сакал бөртегенең кадерле ядъкәр булын һәм аның Болгарга бәрәкәт алып килүенә өмет итүен белдерде.

Таҗетдин пәйгамбәрнең сакал бөртеге салынган савытны кабул итеп алгач аны үбеп Татарстан президенты вазифасын башкаручы Рөстәм Миңнехановка тапшырды. Шулай итеп җыенның ачылыш өлеше тәмамланды.

Изге Болгар җыенының "Тәүбә" мөрәсиме гадәттәгечә мөфти Тәлгать Таҗетдин җитәкчелегендә үтте. Төшке унике тулганда "Тәүбә" мөрәсименнән килүчеләр турыдан Җәмигъ мәчете янына килеп өйлә намазына сафка басты. Шыгрым тулган борынгы мәчет нигезе мәйданында укылган намазда Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Намазның бетүен генә көтеп торгандай җыенга килгән кешеләрнең кайберләре мәчет нигезе уртасында торган таш багана янына ашыкты. Ниятләре - таш багана тирәли әйләнеп теләк теләү иде булса кирәк, тик таш багана янында торган ике ир-ат бу таш тирәли әйләнүнең Ислам динендә Аллаһка ширек кушуга туры килүен аңлатып торды. Аңа карамастан үзләре намаз укыйбыз дип әйткәннәр дә хәтта ташка кул куеп торып һәм таш тирәли әйләнеп теләкләрен теләми китмәде.

Бу җыенда да күп кенә җирдә чатырлар корылып казаннар асылды, ашлар, пылаулар пешерелде.

XS
SM
MD
LG