Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:27

Башкортстанның Бүздәк районындагы киң билгеле татар авылы Кәпәй-Кобауда Сабантуй 14 июнь көнне үткәрелде. Аңа хәтта чит төбәкләрдә яшәүче авылдашлар да ашкынып кайтты.

Бәйрәмне Кәпәй-Кобау авылыннан тыш тагын Өчтүбә, Каранбаш, Батырша һәм Казаклар–Кобау авылларын да берләштергән “Кыдаш” колхозы идарәсе рәисе Риян Латыйпов ачып җибәрде. Аннан сүз Бүздәк район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Рим Ногмановка һәм райондагы башка хуҗалыклар һәм ширкәтләр җитәкчеләренә бирелә. Бер меңгә якын кеше җыелган Сәккәй чытыры исемле урман аланында көн буе төрле бәйгеләр барды, җыр-моңнар туктап тормады. Кунаклар буш кул белән килмәгән. Алар Сабантуена җыелучыларны милли бәйрәмебез белән ихлас котлап, күмәк хуҗалыкның хезмәт алдынгыларына бүләкләрен, күчтәнәчләрен тапшыра.

Сабантуй дуслар белән күрешү форсаты

Сабантуй дуслар белән күрешү форсаты

Бүздәк районында элекке елларда егермегә якын колхоз исәпләнсә, бүгенге көндә “Кыдаш” колхозы һәм тагын бер “Алга” күмәк хуҗалыгы гына калды. Совет заманнарында миллионер колхоз булган “Кыдаш” әле дә элекке данын югалтмый. Аңа егерме ел буе күрше Каранбаш авылында туып үскән булдыклы егет Риян Латыйпов җитәкчелек итә. Бүгенге көндә күмәк хуҗалыкта өч йөздән артык ат исәпләнә. Бик тәмле кымыз да җитештерәләр. Сыер маллары, сарыклар, казлар асрала. Чәчүлек җирләре елның-елы мул уңыш бирә. Колхозда тырышып эшләгән кешеләр хезмәт хакын да мул ала, һәртөрле ярдәмнән дә мәхрүм түгел.

Хезмәт алдынгылары бүләкләр ала

Хезмәт алдынгылары бүләкләр ала

Сабантуеның башында уңганнар – алдынгы савымчылар, механизаторлар һәм башка һөнәр ияләре күмәк хуҗалык исеменнән зур бүләкләр ала. Шулай ук быел лаеклы ялга чыгучылар да истән чыкмаган – аларга да җылы тәбрикләүләр әйтелде һәм көнкүреш өчен бик тә кирәкле әйберләр бүләк ителде.

Бәйрәм шатлыгын уртаклашырга Уфадан танылган җырчы Вәсилә Фәттахова, Алмаз Хәсәнов, “Сәйдәш” бию ансамбле һәм башка сәнгать осталары да килгән. Мәдәни программаны кызыклы һәм бик күңелле итеп Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры актеры, Башкортстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйхов алып барды.

Баганадан да бүләкләр алынып бетте

Баганадан да бүләкләр алынып бетте

Бәйгеләрнең дә ниндие генә оештырылмаган. Әлбәттә, бәйрәмнең дикъкатьне иң җәлеп иткәне – ат чабышлары һәм милли көрәш. Ат чабышларының ике төрлесендә көч сынаштылар. Ат өстендәге чабышта Өчтүбә авылыннан Рәмис Кәлимуллин беренче килә. Аңа бүләккә - бозау. Шулай ук арбалар тагып та чабыш үтте. Туры, биек баганага үрмәләү, авыш багана башына ук барып бүләкләр алу, кул көрәше, көянтәләр белән су ташып йөгерү, волейбол бәйгесе һәм башка күп уеннар күмәк кеше катншалыгында үтте. Һәр бәйгедә бүләкләр дә мулдан.

Җырчы Вәсилә Фәттахова күңелләрне күтәрә

Җырчы Вәсилә Фәттахова күңелләрне күтәрә

Сабантуена көн дә бик уңай килде. Салкынча һәм җил-давыллы көннәрдән соң беренче җылы һәм кояшлы көн иде бу. Меңгә якын кешене җыйган милли бәйрәм озак вакытлар искә төшерерлек. Ә бит районда соңгы елларда Сабантуе берничә генә авылда оештырыла. Район үзәгендә узган атнада уздырылган иде ул. Кәпәй-Кобау урманында киләсе елларда да Сабантуе һичшиксез оештырылыр дип өметләнә биредә яшәүчеләр. Авыл үзенең талант ияләре һәм зур вазифалар биләүче шәхесләре белән дә данлыклы. Биредән чыккан дистәдән артык кеше рәссамлык белемен алган. Алар арасында Башкортстанның атказанган рәссамнары, бертуган Вәкил һәм Вәгыйзь Шәйхетдиновлар, шулай ук атказанган рәссам Финат Нәбиуллин үзләренең илһамлы иҗатлары белән чит төбәкләрдә дә танылды.

Авылдан төрле матбугат чараларында эшләүче журналистлар да чыккан. Шулай ук республиканың төрле министрлыкларында, югары оешмаларында хезмәт куючы авылдашлар да, билгеле табиблар, укытучылар да байтак. Авылда 11 еллык урта мәктәп, балалар бакчасы эшләп килә. Бик матур мәчет тә салып куйдылар. Соңгы елларда заманча төзелеш материалларын кулланып күтәрелүче матур йортлар да ишәя.

XS
SM
MD
LG