Accessibility links

Ижауда мөселман балалары табигатьтә ял итте


Инглиз теле дәресендә
Инглиз теле дәресендә

Быел Ижауда мәчет каршында дин сабагына йөрүче малай-кызлар шәһәр читендә ял итте. Үткән елларда балалар ялы мәчеттә оештырыла иде.

Мәчет каршында якшәмбе мәктәбендә дин сабагын алучы балаларны җәй айларында җыеп ял иттерү, укулар оештыру игътибар үзәгендә тора. Быел балаларның җәйге ялы үткән еллардан бик үзгә оештырылды. Ел саен малайлар һәм кызларны аерым ял сменасына туплап, мәчеттә ял иттерсәләр, быел балалар ике атна табигать кочагында күңел ачты, белем эстәде.

Фоат ага Алсуны атта йөрергә өйрәтә
Фоат ага Алсуны атта йөрергә өйрәтә

Балалар өчен шәһәр читендә ял итү урынын булдыру турында милләттәшебез Фоат ага Вахитов хыялында йөрткән. Фоат ага Удмуртия татар иҗтимагый үзәге оешкач та, беренче елларда ук актив әгъзаларының берсе иде. Ун еллап элек атлар үрчетә башлагач, балалар өчен ипотерапия күнегүләре өчен урын булдыру, балаларны ял иттерү өчен шартлар тудыру турында уртаклашкан иде. Ниһаять, ул бу хыялын тормышка ашырды. Ижау шәһәренең читендә, су буенда җир алуга ирешә. Агачлар арасында урнашкан җирдә ул атлар асрый, анда берничә йорт сала. Хәзер шуларның берсендә малайлар, икенчесендә - кызлар урнашкан. “Балалар ялны эшләрдә катнашып, чит телләр өйрәнеп, дин сабагын алып уздырды”, дип уртаклашты Фоат ага.

Малайлар Коръән дәресендә
Малайлар Коръән дәресендә

Беренче сменада 25 бала ял итте. Дин сабагын белемле мөгаллимәләр алып барган. Мәсәлән, кызлар кыш айларында өйрәнгән сабакларын кабатлап, Коръәнне укуларын дәвам иткән. Кызлар бүлмәдә шөгыльләнсә, малайлар белән дәресләр күпчелек вакытта ачык һавада узган.

Җәмил берничә ел мәчет каршындагы якшәмбе мәктәбенә йөри. Укытучысы сүзләренчә, дөрес итеп догаларны укый. Мәдрәсәдән тыш өйдә дә әтисе белән шөгыльләнә икән.

Кызлар йорты
Кызлар йорты

Балалар өчен инглиз теле дәресләре аралашу рәвешендә оештырыла. Без булган дәрестә башка телдә бер генә сүз дә яңгырамады. Аралашу бары тик инглиз телендә генә барды. Инглиз телен укытучы Әбдрәхим әфәнде һәр балага сорау биреп, дөрес җавап алырга тырышты. Моны ул болай аңлатты: “Дәрес балаларга берничә елдан бердәм имтихан бирү өчен әзерләнү өчен түгел, аларның сөйләм телен үстерү өчен алып барыла. Балалар белән хәзер ничек ял итүләре, дуслары турында сорауларга төгәл җавап бирү иде. Алар өчен бу кызыклы. Шундый дәрес бик җанлы уза”.

Атларны Сабантуйда чабышырга әзерлиләр
Атларны Сабантуйда чабышырга әзерлиләр

Балалар өчен кул эшләре дәресләре дә каралган. Шулай ук хәрәкәтле уеннарга да игътибар зур. Малайлар иртән башта йөгерә, физзарядка ясый. Учакта үзләре ук чиратлашып ашау пешерә. Эссе көннәрдә буада су кергәннәр.

Балаларга иң ошаганы – биредәге атлар. Малкайларны чистарту, ашату, атта йөрү - алар өчен зур шатлык. Алсу белән Алина ат өстенә утырып беренче тапкыр йөргәннәр. Инструкторлар атта төз утырырга, малкай белән ничек идарә итәргә кирәклеген аңлаткан.

Кызлар тавыкларны ашата
Кызлар тавыкларны ашата

Өлкәнрәк балалар олылар белән бергә төзелеш эшләрендә дә катнашкан. Биредәге тавыклар өчен читлек ясап куйганнар. Кызлар тавыкларны ашата. Лагерьне оештыручы, балаларны карап торучы Марат әфәнде сүзләренчә, киләчәктә мәчет янында төзелгән 97нче мәктәпнең 3нче белем бирү бинасында укучы балалар өчен биредә мал асрап, аларга хәләл ризыкларны җитештерү дә күздә тотыла.

Малайлар йорты
Малайлар йорты

Мәйдан зур – шуңа да балалар бер ноктадан икенчесенә велосипедта йөри. Әйтергә кирәк, тимер атлар белән дә, малкайлар белән дә бик җитез идарә итәләр.

Азалия, Алия, Шамилгә биредә ял итү бик ошаган. Бирегә тагын килергә теләкләре бар. Балалар өчен Чаллыга сәяхәт тә оештырылган.

XS
SM
MD
LG