Accessibility links

Уфада 8 кеше Хизб ут-Тәхрир әгъзалары булуда гаепләнеп хөкем ителде


2013 елда Акмәчеттә Хизб ут-Тәхрир җыены
2013 елда Акмәчеттә Хизб ут-Тәхрир җыены

Аларның эшен Мәскәүдән килгән хәрби мәхкәмә алып барды.

Мәскәү хәрби мәхкәмәнең күчмә утырышында Хизб ут-Тәхрир оешмасы әгъзалары булуда гаепләнгән сигез кеше төрмә җәзасына хөкем ителде.

2003 елда Русиядә тыелган оешма төбәктә 2011-2014 елларда актив булган дип әйтелде. Хөкем ителгәннәр террор эшчәнлегендә катнашуда гаепләнә. Дүртөйледән 40 яшьлек Илгиз Сәлахов оешманың төбәктәге җитәкчесе дип табылган. Ул террорга катнашы булуда һәм бу эшчәнлеккә башкаларны җәлеп итүдә гаепләнеп 10 ел ярымга хөкем ителгән.

Сәлахов һәм тагын җиде кеше узган елның февралендә кулга алынган иде. Шамил Хөснияров, Илшат Сәлимов, Газим Котлыяров, Руслан Асылов, Рөстәм Галимханов, Рөстәм Габдуллин, Айдар Фәйзуллин 5-6 ел төрмәгә хөкем ителгән.

Мәхкәмә оешманың яшерен эшчәнлек алып барганын, мәчетләрдә башка диннәргә нәфрәт уяту юлы белән оешмага яңа кешеләрне яллау белән шөгыльләнгәнен белдерде.

Апрель аенда гына Башкортстанда Хизб ут-Тәхрир оешмасы әгъзалары булуда гаепләнеп дүрт кеше төрмәгә утыртылган иде.

XS
SM
MD
LG