Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар Путинны вәкәләтләре кысаларыннан чыккан дип саный


Шикаятькә имза куючыларның берсе хокук яклаучы Иван Павлов
Шикаятькә имза куючыларның берсе хокук яклаучы Иван Павлов

Путинның тыныч вакытта һәлак булган хәрбиләр турында мәгълүматны сер итеп саклау фәрманын Русиянең Югары мәхкәмәсенә шикаять иттеләр.

Хокук яклаучылар һәм журналистлардан торган тугыз кешелек төркем Русия президенты Владимир Путинны тыныч вакытта һәлак булган хәрбиләр турында мәгълүматны сер итеп саклау фәрманы өчен "вәкәләтләре кысаларыннан чыккан" дип гаепләде һәм Русиянең Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Хокук яклаучылар "дәүләт сере" дип аталган исемлекне президент фәрманы белән түгел, федераль канун белән генә киңәйтеп була дип саный.

Шикаятьне имзалаучылар арасында хокук яклаучы "Команда 29" оешмасы башлыгы Иван Павлов, журналистлар Григорий Пасько һәм Тимур Олевский, Псков депутаты Лев Шлосберг бар. Алар Путин фәрманының максаты Русия хәрбиләренең Украинаның көнчыгышындагы югалтуларын яшерү тырышлыгы дип саный.

Украинаның көнчыгышы турында басылган мәгълүмат моннан соң "яшерен" дип аталырга мөмкин. Анда һәлак булган Русия ир-егетләренең туганнарына аларның кайда һәм ничек үлгәннәре турында хәбәр ителми.

XS
SM
MD
LG