Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым мәктәпләре җәдвәлендә татар һәм украин телләре булмаячак


Бакчасарайдагы кырымтатар мәктәбе уку елын тәмамлый
Бакчасарайдагы кырымтатар мәктәбе уку елын тәмамлый

Кырым Дәүләт шурасының мәгариф, фән, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты кырымтатар һәм украин телләрен мәктәптә програмга кертелүен хупламады.

Кырым мәктәпләрендә сораштыру нәтиҗәләренә караганда, ата-аналарның 74% кырымтатар һәм украин телләренең програмга кертелүенә каршы. 16% бу телләрнең икесенең берсе мәҗбүри булырга тиеш дип саный. 8% дәүләт телләренең өчесе дә програмга кертелгән булырга тиеш дигән. Бу хакта Кырым мәгариф, фән һәм яшьләр министры урынбасары Наталья Журба хәбәр итте.

Дәүләт шурасы депутаты Анатолий Жилин тагын ике телне програмга кертү рус телен укытуга зыян салачак дип саный. Шураның мәгариф, фән, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты башлыгы Владимир Бобков Кырым мәктәпләренә нинди телләрне укытырга сайлау мөмкинлеге үзләренә бирелергә тиеш дип белдерде.

"Баланың кайсы телдә белем алачагын мәктәпләр хәл итәргә тиеш. Узган ел биш меңләп ата-ана кырымтатар телен, ике меңләп кеше украин телен сайлаган иде", диде Бобков.

Кырым мәктәпләрендә рус теле белән бер дәрәҗәдә кырымтатар телен дә укыту тәкъдиме белән вице-премьер Рәмзи Ильясов чыккан иде. Дәүләт шурасы комитеты аның бу тәкъдимен кире какты. Хәзер Кырымда аның урынына милли телләр үсеше програмын әзерләү өчен махсус эшче комиссия төзеләчәк.

19 май көнне Русия президенты Владимир Путин катнашында узган милләтара мөнәсәбәтләр һәм рус теле мәсьәләләре шураларының уртак утырышында милли төбәкләрдә милли телләрнең урыс теле хисабына укытылуы хакында шикаятьләр булды. Башкорстан һәм Татарстан моңа ризасызлык белдерде. Ике төбәктә дә урыс теленнән имтиханнар билгеләре Русиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда югарырак булганына дәлилләр китерелде.

XS
SM
MD
LG