Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:21

Математиканы яхшы ук(ыт)у ни өчен мөһим?


2015 елга кадәр Казан (федераль) университетында математика фәне татарча укытылып килгән иде

2015 елга кадәр Казан (федераль) университетында математика фәне татарча укытылып килгән иде

Математика һәм табигый фәннәрне укытуда совет мәктәбе элек дөньяда иң яхшылардан санала иде. Яңа үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре элекке совет илләренең Азия һәм Европа илләреннән шактый калышуын күрсәтә.

Баш фатиры Парижда урнашкан Икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы (OECD) дөньяның 76 илендә мәктәп укучыларының математика һәм табигый фәннәрдә белем дәрәҗәсен тикшереп үзенең хисабын бәян итте.

Исемлектә беренче биш урынны Азия илләре алган: Сингапур, Һоң-Коң, Көньяк Корея, Япония һәм Тайван. Алардан соң Көнбатыш Европа илләре килә.

Элекке Көнчыгыш блогы дип аталган илләрдән беренче 20леккә ни бары Эстония, Польша һәм Словения кергән. Русия бу исемлектә 34нче, Украина 38нче, Казакъстан 49нчы, Әрмәнстан 50нче урында.

Әлеге тикшеренү нәтиҗәләре, элекке совет илләре күп өлкәләрдә калышса да, һичьюгы математика һәм табигый фәннәрдә алда иде, дигән киң таралган карашны кире кага. Төркем башлыгы Андреас Шляйхер Азатлыкка әйтүенчә, аларның методикасын куллансаң, элекке совет илләрендәге балалар белемлерәк булган дип әйтеп булмый.

“Элекке совет мәгариф системы төп игътибарны белем куллануга түгел, ә гыйлем туплауга биргән. Бүген синең нәрсә белүең түгел, ә булган белемеңне куллана белүең мөһимрәк”, ди ул. (Әйткәндәй, Шляйхер үзенең иле Германия мәгариф системының иң каты тәнкыйтьчесе санала. – ред.)

Математика һәм икътисади үсеш

Шляйхер төркеме төрле илләрдәге укучыларының белем дәрәҗәсен тикшергәннән соң, бу илләрнең икътисади хәле укучыларының математитка белеменә турыдан-туры бәйле дигән нәтиҗәгә килгән. Алай гына түгел, мәгариф өлкәсендә тиешле үзгәрешләр башкарылган очракта алар илләрнең нинди үсеш алачагын да санап чыгарганнар.

Мисал өчен, әгәр Македония бәген магариф өлкәсендә тиешле чаралар күрсә, 2030 елга аның тулаем җитештерү күләме (ВВП) 1137 процентка артачак (бүгенгедән 11 тапкыр күбрәк дигән сүз – ред.). Нәкъ шундый үсеш Сербия, Әрмәнстан, Казакъстан һәм Украинада көтелә.

Тиешле чаралар дигәннән, ул мәгариф өлкәсенә күбрәк акча бирүне генә аңлатмый. Шляйхер сүзләренчә, акча күләмен арттыру гына үзеннән-үзе икътисади үсешкә китерми. Мәктәпкә яхшырак укытучыларны җәлеп итү, укучыларның үзләрен уку процессына активрак катнаштыру кебек чаралар күрү кирәк.

Фундаменталь һәм гамәли белем

Әгәр совет чоры һәм бүгенге көн укучыларын чагыштып карап булса, математика вә табигый фәннәрдә кайсыларының белеме яхшырак, дигән сорауны Казан (федераль) университетының ике тәҗрибәле мөгаллименә бирдек.

Равил Һади

Равил Һади

КФУның хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр инcтитуты мөгаллиме, күп еллар математика һәм информатика фәннәрен укыткан Равил Һади өстенлекне элекке чор шәкертләренә бирә. Ул заманда укучылар күбрәк мантыйкка нигезләнеп фикер йөртсә, белемнәре тирәнрәк булса, хәзер нигездә алдан өйрәтелгән өлгеләргә таянып фикерли. Моның сәбәбен ул соңгы елларда мәктәпләргә кертелгән тестлар (җавапны бирелгән берничә варианттан сайлап алу – кыек атып туры тидеру форсаты – ред.), БДИларда күрә – хәзер укытучылар балаларны күбрәк әнә шул тестларны узу осталыгынга өйрәтү белән мәшгуль.

Шул ук вакытта, гомум белем дәрәҗәсе төшсә дә, халыкара математика олимпиадаларында Русия, шул исәптән Татарстан укучылары, ни гаҗәп, һаман да иң югары урыннар ала. Ихтимал, махсус әзерлек нәтиҗәсе.

Әнис Галимҗанов

Әнис Галимҗанов

Икенче әңгәмәдәшебез, КФУның математика һәм механика институты галиме, физика-математика фәннәре кандидаты, КФУда математиканы татарча укыту өчен җан атып йөрүче Әнис Галимҗанов бу БДИ, тестларны алай ук яманламый, киресенчә, уңай якларын да күрә, иң мөһиме – бу систем югары уку йортларында коррупциягә каршы чара булып тора ди ул.

Дөрес җавапны әзер вариантлардан сайлап алу тәртибенә килгәндә, математика имтиханнарында бу хәл инде бетерелгән, хәзер укучы үзе хисапларга тиеш, димәк, башны эшләтергә кирәк. Шуңа күрә, Әнис әфәнде, элегрәк укучылар белемлерәк иде, дигән фикер белән килешми, моны ул мәңгелек “аталар һәм балалар бәхәсе” дир аңлата.

Бүген аны башка мәсьәлә борчый – киләсе уку елыннан КФУның мехмат факультетында татар төркеме бетерелә. Әнис Галимҗанов 90нчы елларда университетта төгәл фәннәрне татарча укыту башлангычы белән йөргән активистларның берсе иде. Дистә еллар буена үстерелеп килгән шушы уңышлы проект хәзер тәслим булырга тора. Моны ул татарча уйлау, фикер йөртү нигезенә балта чабу дип бәяли. Бу турыда аның белән аерым сөйләштек.

Казан укучылары математиканы ни дәрәҗәдә белә?

Казанның Бауман урамында очраган 9-11 сыйныф укучыларына математикага бәйле сораулар биреп, аларның белемен тикшердек. Бу эштә безгә Казанның 27нче гимназиясенең математика укытучысы Гөлназ Гыйлмиева булышты. Җаваплардан кайбер балаларның математика белеме сай булуы ачыкланды.

Казан урамнарында очраган балалардан математиканы ни өчен начар белүләре турында сорадык. Алар сәбәп итеп ялкаулык, социаль челтәрләр, интернетка бәйлелек, БДИ, һөнәр сайлаганда математика кирәкмәс дип уйлауларын, укытучыларның тиешле укытмавын китерде. Математика укытучысы Гөлназ Гыйлмиева бу фикерләр белән күпмедер дәрәҗәдә килешүен таныды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG