Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:52

1 апрельдә Роскомнадзорда теркәлә алмавы сәбәпле эшен туктаткан ATR кырымтатар телевидение каналы иярчендә эшли башлаячагын белдерде.

Украинаның мәгълүмати сәясәт министры киңәшчесе Сергей Костинский 18 июнь Киевта ATR кырымтатар телевидениесе җитәкчесе Ленур Ислямов һәм Мәҗлес рәисе Рифат Чубаровның журналистлар белән очрашып каналның иярчендә күрсәтә башлавы турында игълан итүе көтелә дип белдерде.

1 апрель ATR Русиядә эшләү өчен рөхсәт ала алмавы сәбәпле тапшыруларын туктатты. ATR ябылгач та Кырым хакимиятләре "Миллет" исемле яңа җәмәгать телевидениесе булдырыла дип хәбәр итте. Каналның 1 сентябрьдән эшли башлавы көтелә.

XS
SM
MD
LG