Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:11

Бөрҗән районы мөшкел хәлдә


Башкортстанның Бөрҗән районы Иске Собханкул авылында районның социаль-икътисади үсешенә арналган киңәшмә үтте. Анда районны аякка бастыру планы тикшерелде һәм берничә өстенлекле юнәлеш билгеләнде. Монда замана уңайлыктары һаман килеп җитмәгән. Авылларны асмалы күперләр тоташтырып тора. Ел саен кешеләр күпер җимерелеп төшмәсен өчен өмә оештырып, төзекләндереп тора. Районда мәктәп мәсьәләсе дә кискен тора. Балалар җимерелеп барган агач бинада укырга мәҗбүр. Кайбер авыл мәктәпләрендә кышын мич ягып класларны җылыталар. Райондан халык күпләп күчеп китә. Республика җитәкчелеге башкортлар яшәгән Бөрҗән районының артабан үсешен туризмны үстерүдә күрә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG