Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:09

Тикшерү Уэлста валл телендә сөйләшүчеләрнең белемлерәк булуын һәм яхшырак эшкә урнашуын күрсәтә. Ә Татарстанда татар телен яклау кануны булса да, үтәлми.

Яңа бер тикшеренү Уэлста валл (уэлс) телендә сөйләшүчеләрнең яхшырак эшкә урнашып күбрәк хезмәт хакы алу мөмкинлеге бу телне белмәүчеләрнекеннән зуррак булуын күрсәтә. Валлча укый, яза яки сөйләшә алган кешеләрнең белем дәрәҗәсе дә сизелерлек югарырак булуы ачыкланган.

Уэлс хөкүмәте чыгарган саннарга караганда, Уэлста югары белемле кешеләр көллият тәмамлаганнардан 73 процентка зуррак хезмәт хакы ала.

Валл телен белмәгәннәрнең 7 проценты югары белемле булса, аны белгәннәр арасында югары белемлеләр 11 процентка җитә.

Сионед Дэвиес

Сионед Дэвиес

Быел Уэлс хөкүмәте өчен галим Сионед Дэвиес әзерләгән хисапта инглиз урта мәктәпләрендә валл телен укытуны арттыру кирәклеге язылган.

Кардифф университетының Валл мәктәбен җитәкләүче академик Дэвиес Уэлс мәктәпләрендә 16 яше тулган барлык укучылар өчен валл телен өйрәнүне мәҗбүри итәргә кирәк, ди. Ул шулай ук җирле хөкүмәтне Уэлс мәткәпләрендә уздырылган чараларда валл телен дә кайвакыт гадәти тел кебек кыстырып җибәрүче мәктәпләргә ярдәм итәргә чакыра.

Валл телен күтәрергә тырышучы "Cymdeithas yr laith Gymraeg" төркеме бер бала да мәктәптән валл телен көндәлек тормышта куллана алмаслык булып чыгып китәргә тиеш түгел ди.

Уэлс хөкүмәте уздырган тикшеренү шулай ук валлча сөйләшкәннәр арасында квалификациясезләрнең күпкә азрак булуын күрсәтә.
Инглизчә генә сөйләшүчеләр арасында квалификациясезләр 12 процент булса, валл телен белгәннәр арасында 6 процент – икеләтә аерма.

Төньяк Уэлстагы Кече бизнеслар федерациясе рәис урынбасары Тони Филичиелло әйтүенчә, валлча белүчеләргә эш табуы да җиңелрәк.

74 яшьлек Феличиелло, бензин станциясе һәм итальян рестораны хуҗасы, пенсиягә киткәндә киңәш итеп бердән күбрәк телләрдә сөйләшүчеләргә эшкә урнашканда өстенлек бирергә кирәклеген әйткән. "Ягъни бу, әгәр дә Уэлста берәр ширкәтең булса, валлча сөйләшә ала торган кешене ала аласың, ә инглизчә генә сөйләшүче хезмәткәр ул кешеләрне җәлеп итү өчен өстәмә үзенчәлекләргә ия булырга тиеш дигән сүз", ди Феличиелло.

Италиядә туган, әмма 11 яшеннән Уэлста үскән бу кәсепче валл телен өйрәнеп караса да, булдыра алмаган. Моны ул үзе яшәгән Флинтшир шәһәрендә валлча сөйләшүчеләрнең (13,2 процент) телне куллану мөмкинлекләре бик булмавы белән аңлата.

Уэлс хөкүмәте вәкиле профессор Дэвиесның балаларга валл телен укытуны киңрәк җәелдерү турындагы киңәшләре исәпкә алыначагын белдерде.

Татарстанда канунның татар теленә өстәмә түләү маддәсе үтәлми

Татарстанда татар теленең статусы конституция һәм телләр кануны белән билгеләнсә дә, гамәлдә бөтенләй башка мөнәсәбәт күренә. Бу хакта Азатлыкка Татарстан Дәүләт шурасының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев белдерде.

"Татарстанның дәүләт телләре турындагы канунда республиканың ике дәүләт телен белгән һәм эштә кулланган өчен 15%ка кадәр өстәмә түләү каралган. Бу маддә бүген дә гамәлдә. Бу хакта канунны гамәлгә ашыру програмына да кертелгән иде, әмма тормышка ашыра башлагач, безнең прокуратура дәгъваларын белдерде.

Бу мәсьәләне күпмедер дәрәҗәдә хәл иттек дияргә дә була. Мәсәлән, мәдәният министрлыгы, моннан өч ел элек, эшкә түләүнең яңа тәртибенә күчкән вакытта, мәдәният оешмаларында эшләүче хезмәткәр ике дәүләт телен белә һәм эшендә дә файдалана икән, аңа өстәмә түләү карала, аны оешма үзе билгели дигән фәрман чыгарды. Ул 15%ка кадәр дип каралган, бу мәсьәлә мәдәнияттә өлешчә хәл ителгән.

Мәгариф системында мәктәпләрдә дә өлешчә хәл ителгән, әмма һич кенә дә без теләгән дәрәҗәдә түгел. Хөкүмәт әлеге канун нигезендә бу өстәмә түләүгә нинди һөнәр ияләре дәгъва итә ала дигән исемлекне төзеп Дәүләт шурасына тапшырырга тиеш идек. Ни кызганыч, бүгенгә кадәр әле мондый исемлек эшләнмәгән. Безнең илдә 15 меңнән артык һөнәр бар дип әйтәләр, Татарстанда ул, мөгаен, кимрәктер, аларның һәммәсенә дә ике телне дә белү кирәк түгел.

Кочегар белмәсә дә ярый торгандыр, билгеле, күпмедер дәрәҗәдә исәнләшсә, аралаша алса аңа да, безгә дә яхшы дигән шикелле. Ләкин халыкка турыдан-туры хезмәт күрсәтә торган кешеләр, мәсәлән түрәләр, мәхкәмә, сәүдә, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре бар. Алар һичшиксез кирәк җирдә бу ике дәүләт телен дә белергә һәм кулланырга тиешләр. Әйткәнемчә, бу канун бүген тулы күләмдә эшләп китә алмады", ди Вәлиев.

Ике дәүләт телен дә яхшы белгәннәр әйбәт эшләргә урнаша аламы? Аларга сорау бармы? Ике дәүләт телен дә белү мәҗбүри булган урыннар кайда? Азатлык әлеге сорауларны да Разил әфәндегә юллады.

Разил Вәлиев

Разил Вәлиев

"Икътисад өлкәсендә, сәнәгатьтә республикада ике дәүләт телен дә белгәннәргә ихтыяҗ бар дип әйтеп булмый. Алар (ширкәт җитәкчеләре) аны уйламыйлар да һәм андый эшне гамәлгә ашырырга җыенмыйлар да. Монсы бик кызганыч билгеле.

Бүген халык белән эшли торган оешмаларда ике дәүләт телен дә белүгә ихтыяҗ туа. Бу, беренче чиратта, дәүләт эшендәге түрәләргә кагыла. Мин бу хакта күптәннән әйтеп киләм, без үзебезнең төп кануныбызда – Конституциядә Татарстан президенты ике дәүләт телен белергә тиеш дип язып куйдык.

Президент татарча белергә тиеш булгач, ни өчен премьер-министр белергә тиеш түгел? Ни өчен Дәүләт шурасы рәисе белергә тиеш түгел? Ни өчен депутатлар белергә тиеш түгел? Ни өчен министрлар белергә тиеш түгел? Алар бит һәммәсе дә дәүләт хезмәткәрләре! Ничек инде ул дәүләт хезмәткәре дәүләт телен белмичә эшли алырга тиеш? Һәм шулай ук муниципаль хезмәткәрләр дә?

Бу мәсьәләне мин озак еллар буе күтәреп киләм, әмма тиешле дәрәҗәдә хуплау таба алганым юк. Безгә телне гамәлгә куюны, иң беренче чиратта, нәкъ шуннан башларга кирәк иде. Әгәр "Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр дәүләт телен белергә тиеш" дигән канун чыгаруга ирешә алсак, безнең дәүләт телебезнең дәрәҗәсе дә шунда ук артыр иде. Югары урыннарда эшләүчеләргә дә мөнәсәбәт үзгәрер иде. Мәктәп укытучылары да укучыларга: "Безгә дәүләт телләрен белү кирәк, ул шактый зур дәрәҗә, шуңа күрә балалар сез аны тырышып укыгыз", дип үгет-насихәт тә бирерләр һәм шундый таләпләр дә куярлар иде. Бүген депутатларның һәм түрәләрнең бу тәкъдимне хуплаганы юк. Минемчә, иң беренче чиратта, эшне шуннан башлау кирәк.

Инде эшкә урнашу дигәннән, ике телне дә белү кирәк булган урыннар бар. Мисал өчен, хәзер бик күп оешмаларда матбугат үзәкләре бар. Алар бөтен эшне дә ике телдә алып барырга тиешләр. Анда гадәттә бер генә кеше эшли. Ул заводтамы, министрлыктамы, берәр оешмадамы, аңа сайтларны ике телдә алып бару кирәк. Шуңа анда ике телне дә белгән кешеләрне алырга тырышалар. Хөкүмәттә һәм министрлыкларда кайбер бүлекләрендә ике телне дә белгән кешеләргә эшләү җайлырак, алар күбрәк файда китерә ала. Чөнки безнең республикада ике дәүләт теле һәм халкыбыз ике телдә мөрәҗәгать итә. Татарстандагы телләр турындагы канунда республикада яшәүче кеше дәүләт йә муниципаль оешмага кайсы телдә мөрәҗәгать итә, ул шул телдә җавап алырга хокуклы дип язылган. Бу өлкәдә камиллеккә ирешү өчен бик күп эшлисе бар", ди Вәлиев.

Гөлшат Нигъмәтуллина

Гөлшат Нигъмәтуллина

Татарстанда дәүләт хезмәтендәгеләрнең татар телен куллануына килгәндә, аның өстән кушылган өстәмә йөк кенә икәнлегенә министрлыкларның ел йомгакларына багышланган коллегияләре дәлил булды. Татарстан җитәкчесеннән татарча бер генә булса да чыгыш булырга тиеш дигән язылмаган фәрман төшкәч, министрлыкларның күпчелеге белгечләрне читтән чакырып татарча сөйләтте. Бары тик бер министр һәм бер министр урынбасары гына татарча да нотык тотты.

Азатлык Татарстан хөкүмәтенең мәдәниятне һәм телләрне үстерү идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллинага республикада хезмәткәрләре татар телен дә яхшы белеп эшендә кулланган өчен өстәмә түләү керткән оешмалар бармы, аларның исемлеге контрольдәме дигән сорау юллаган иде. Идарәдән җавап булмады.

Мәгарифтә татар телен дә белгәннәргә өстәмә түләү юк

Азатлык мәгарифтә, аерым алганда, балалар бакчаларында татар телен дә яхшы белгәннәргә өстәмә түләү каралганмы икәнне тикшерү өчен Казандагы "Тиенкәй" ("Белочка") бакчасына шалтыратты. Бакча мөдире Ольга Саттарова татарча да яхшы белгәннәргә һәм эшләрендә кулганнарга өстәмә түләү фонды юк дип белдерде.

"Безнең бакчада эшләүчеләрнең барсының да татар телен белә дигән сертификатлары бар, әмма хезмәткәрләрнең 50-60%ы гына татарча аралаша ала", ди Саттарова.

Мамадыш районы мәгариф бүлеге башлыгы Ришат Сәмигуллин үзләрендә укытучыларга татар телен дә белгән һәм эшләрендә кулланган өчен өстәмә түләү каралмавын әйтә. Татар теле укытучыларының башка укытучылар белән бер үк күләмдә хезмәт хакы алуларын да белдерде ул. "Бездә хезмәт хаклары укытучыларның категориясенә карап арта. Аннары авыл җирендә эшләгән өчен бөтен кешегә дә 25% өстәмә түләү каралган", ди Сәмигуллин.

Әлмәттә татар теле өчен мәдәниятта өстәмә түләү каралмаган

Әлмәт районының мәдәният йортында иҗат коллективлары буенча белгеч Эльвира Штарк, мәдәният хезмәткәрләренең күбесенең рус телендә генә сөйләшүен әйтте. Төрле авыллардагы 50ләп иҗат төркеме җитәкчесенең, алар арасында мөдирләр дә бар, унлабы татарча яхшы белә ди ул.

"Безнең районда чуаш, урыс, мордва, татар авыллары да бар. Әмма татарча да яхшы белеп аны эшендә кулланучылар өчен өстәмә түләү каралмаган. Түләнми", диде Штарк Азатлыкка.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG