Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ярдәм" мәчете казанлыларны һәркөн ифтарга чакыра


“Ярдәм” мәчете казанлыларны һәркөн ифтарга дәшә
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:59 0:00

“Ярдәм” мәчете

Казанның “Ярдәм” мәчете Рамазан аенда казанлыларны һәркөн ифтарга дәшә һәм “Рамазан такси” акциясенә кушылырга чакыра. Ул хәйрия гамәленә кушылучылар картлар, өлкәннәр һәм инвалидларны авыз ачкач һәм тәрәвих намазыннан соң өйләренә илтәчәк.

Татарстан башкаласындагы “Ярдәм” мәчете вәкилләре әйтүенчә, алар Рамазан аена ике айдан артык әзерләнгәннәр. “Ярдәм” гыйбадәт йорты булудан тыш, начар күрүчеләрне тернәкләндерү үзәге дә булып торганлыктан, мәчеткә инвалидлар, авыр хәлдә булган кешеләр дә күп килә.

Узган елны искә төшерсәк, мәчеткә килүчеләр саны быел тагын да артачак, ди “Ярдәм” вакыфы координаторы Александр Долгов. Шуңа да алар физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне, өлкән әби-бабайларны кайгыртып һәркөн ифтар оештырудан тыш, “Рамазан такси” акциясен башларга булганнар.

“Рамазан аенда зур проект эшлибез. Дин кардәшләребезне ярдәм итәргә чакырабыз. Машинасы булган һәркем бу изге эшкә кушыла ала. Аллага шөкер, инде ураза башланганчы ук теләк белдерүчеләр дистәдән артты. Ифтар һәм тәрәвихлардан соң олы яшьтәге әбиләрне, бабайларны, инвалидларны, авыр хәлдә булган кешеләргә ярдәм күрсәтеп өйләренә озатып куюларыгызны сорыйбыз”, ди “Рамазан такси” акциясе координаторы Рамил хәзрәт Ибраһимов.

Болардан тыш “Ярдәм” вакыфы берничә интернет проектлар, мәгълүмати сайтлары тота, үзләренең “Зур Казан” басмаханәсендә Рамазан аена махсус эшләр башкарганнар.

“Быел без зур теләгебезгә ирештек, “Ярдәм” мәчетенең календарен нәшер иттек. Узган елны да бу планлаштырылган иде, ләкин төрле сәбәпләр аркасында чыга алмады. Быел бастырырга җитәкчебез Илдар хәзрәт Баязитов һәм бик күп иганәче кешеләр ярдәм итте. Рамазан аена шундый бер кечкенә генә бүләк ясадык. Анда изге ай турында мәгълуматлар һәм башка төрле кызыклы вакыйгалар турында укып булачак”, ди “Татар-Ислам” сайтының баш мөхәррире Хатыйп Гәрәев.

Шулай ук, “Ярдәм” вакыфы “Зур Казан” басмаханәсе ярдәмендә мәчет янындагы ифтар чатырын бизәкле-мәгънәле итү максатыннан плакатлар һәм листовкалар эшләгәннәр.

“Рамазан ае өчен “Зур Казан”да плакатлар чыгардык. Аларны чатырда, мәчетнең төрле почмакларында күреп була. Бу плакатларда хәдисләрдән өзекләр, мәчеткә килгән билгеле шәхесләр белән фотосүрәтләр бар. Ифтар чатырында Рамазан өчен бастырылган, хәйрия, изге гамәлләр эшләргә чакырган, авыз ачу, намаз вакытлары язылган листовкалар да таратачакбыз”, ди “Зур Казан” басмаханәсе мөдире Азат Әхмәтшин.

Мөселманнар әйткәнчә, айлар солтаны булган Рамазанда ифтар уздырырга ярдәм итүчеләрнең савабы - ураза тоткан хәтле булыр. Шуңа да хәйрия вакыфы вәкилләре татар мөселманнарын изге айда ярдәмчел булырга, мәчеттәге изге эшләрдә катнашырга дәшә.

“Ураза аена “Ярдәм” вакыфы тарафыннан мәчет янында бер мең кешене сыйдыра алырлык чатыр куелды. Һәр көнне һәр кеше монда авыз ача алачак. Ифтаралар безнең иганәчеләр, эшмәкәрләр ярдәме белән оештыралачак. Монда инвалидлар киләчәкләр. “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге карамагындагы 16 ятим бала ураза бару дәверендә монда яшиячәк. Ифтар уздырырга теләүче һәркем безгә мөрәҗәгать итә ала. Рамазан аен матур гына каршылап, тиешле дәрәҗәдә уздырып, киләсе елларны каршы алыргы Аллаһ тәгалә насыйп итсен. Изге эшләрдә бердәм булып, бергә катнашып уздырсак иде”, ди “Ярдәм” вакыфы координаторы Александр Долгов.

Быел Казан мәчетләре арасында һәркөн ифтар үткәрү хакында алдан хәбәр итүче “Ярдәм” беренче булды. Башка гыйбадәтханәләрнең Рамазанда ифтарларны ничек үткәрүләре әлегә төгәл игълан ителмәде.

XS
SM
MD
LG