Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:51

Каспаров: "Путин шахмат түгел, покер уйный"


Гарри Каспаров Вроцлавта узган җыенда

Гарри Каспаров Вроцлавта узган җыенда

Русия оппозициясенең күренекле вәкиле һәм мәшһүр гроссмейстер Гарри Каспаров Көнбатышны Украинаның көнчышындагы сугыш мәсьәләсендә Мәскәү белән катырак булырга чакыра.

Эзәрлекләүләр нәтиҗәсендә Русиядән Кушма штатларга китәргә мәҗбүр булган оппозиция вәкиле һәм мәшһүр шахматчы Гарри Каспаров Польшаның Вроцлав шәһәрендә узган Глобаль форум читендә Азатлык хәбәрчесе белән дә сөйләште.

Каспаров Советлар берлеге җимерелгәннән соң 1994 елгы Будапешт меморандумы нигезендә Украинаның үзендә булган атом коралларын Русиягә тапшырганлыгын, моның өчен АКШ, Британия һәм Русиянең Украина бербөтенлеген гарантияләгәнен искә алды.

Каспаров хәзер Украинага үз-үзен саклау өчен корал тапшыру Будапешт меморандумы нигезендә Көнбатышның үз өстенә алган йөкләмәләрен өлешчә генә булса да үтәү булыр иде ди. "Украинаның тыйнак кына ихтыяҗларын канәгатьләндереп танкларга каршы тору ракетлары һәм саклану өчен генә кулланыла торган башка кораллар белән тәэмин итү украин армиясенең саклану мөмкинлекләрен арттыру һәм нәтиҗәдә Путин агрессиясенең бәясен күтәрү генә булмаячак, мөһим психологик ишарә дә булачак", ди Каспаров.

Кырым аннексиясенә һәм Мәскәүнең Украина көнчыгышындагы сепаратистларга ярдәм итүенә каршы Көнбатыш чикләүләре мәсьәләсенә килгәндә, Каспаров хикмәт ул чикләүләрнең җитәрлек булу-булмавында түгел, ә Путинның аларны җитдигә алмавында ди.

Гроссмейстер шулай ук Путинны сәясәтне шахмат уены кебек түгел, ә покер уены кебек алып баруда гаепли. "Шахматтан аермалы буларак, бу уенда сезнең позициягезнең, бу очракта кулыгыздагы кәртләрнең көчле булуы мөһим, әмма хәлиткеч роль уйнамый. Чөнки сез көндәшегезне психологик яктан җиңеп, басым ясап һәрвакыт моны компенсацияли аласыз.

Путин Көнбатышта соңгы 25 елда күзәтелгән сәяси йомшару нәтиҗәсендә барлыкка килгән көчсезлекне отышлы куллана. Бүгенге Көнбатыш җитәкчеләре, һәм алар өчен тавыш бирүчеләр дә җитди каршылыкка әзер түгел. Шуңа күрә Путин оятсыз рәвештә алдаша", ди Каспаров.

Аның фикеренчә, Көнбатыш җитәкчеләре сәяси ныклык күрсәтми торып Путин чигенмәячәк, шуңа күрә Көнбатыш Русия президентына ачык аңлаешлы һәм катгый ишарәләр күрсәтергә тиеш. "Русия 2014 ел башына кадәр булган статус-квога кире кайтмый торып мөнәсәбәтләр яхшырмаска тиеш", ди ул. "Көнбатыштан аңлаешлы ишарә булырга тиеш: ирекле дөнья Путин Русиясен кабул итмәячәк, ул якын җибәрелмәячәк."

Каспаров Путинның төп максаты хәзер яңа җирләр яулап алу түгел, ә булган тәртипне җимерү дип исәпли. "Аңа хаос кирәк, хәзерге оешмаларны дискредитацияләү кирәк. НАТОның теләсә кайсы илендә, аз гына уңыш белән булса да, теләсә нинди гибрид сугышы операциясе уздыру, НАТО каршылык күрсәтмәгән очракта, аның инде мөһим роль уйнамавын, ә Путинның тышкы сәясәттә яңа уңышка ирешүен күрсәтәчәк", ди ул.

Каспаров Көнбатышны "үз хакимиятен саклау өчен көрәшүче" Путинга каршы "җитди һәм дәвамлы план" әзерләргә өнди.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG