Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:36

Уфада яшәүче танылган татар шагыйрәсе Дилә Булгакованың чираттагы китабы дөнья күрде. Зәйнәп Биишева исемендәге "Китап" дәүләт нәшриятында чыккан “Сиртмәле кое” җыентыгы татар әдәби тормышы өчен зур вакыйга.

Уфада “Китап” дәүләт нәшриятында татар телендә әдәби китап чыгу сирәк күренеш. Шуңа да һәр яңа китап нәшер кылыну чынлап та зур вакыйга буларак кабул ителә. Җыентык бер мең данәдә бастырылган. Шатлыклы вакыйга уңаеннан Башкортстан Язучылар берлегендә китапның исем туе оештырылды. Анда “Китап” нәшрияты хезмәткәрләре дә, язучылар да, әдәбият сөючеләр дә килгән.

Дилә Булгакованың яңа җыентыгы

Дилә Булгакованың яңа җыентыгы

Дилә Булгакованың иҗаты Башкортстанда гына түгел, ә Татарстанда һәм башка төбәкләрдә дә киң билгеле. Прозада да, шигърияттә дә бердәй илһамлы иҗат итүче талант иясе ул. Гомере буе шәфкать туташы булып эшләгән Дилә ханым, бервакытта да әдәби иҗаттан аерылмады, төрле матбугат басмаларында аның әсәрләре даими дөнья күрә килде. Бер-бер артлы яңа китаплары да басылды. Әле чыккан "Сиртмәле кое" китабындагы әсәрләрен дә исем туена килүчеләр югары бәяли.

"Китап" нәшриятының элекке бүлек мөдире, журналист, "Сәхипҗамал" оешмасы идарәсе әгъзасы Динә Морзакаева үз чыгышында Дилә Булгакованың шигърияттә башланган иҗат юлы башка жанрларда, шул исәптән, прозада һәм драматургиядә дә үзенең мул җимешләрен бирә. Халыкчан, йөгерек тел белән язылган әсәрләр һәртөрле зәвыкка туры килерлек.

Дилә Булгакова китаплары

Дилә Булгакова китаплары

"Дилә Булгакованың иҗаты күпкырлы. Аның лирик шигырьләре дә, мавыктыргыч хикәяләре дә Башкортстан китап нәшриятында чыгучы татар дәреслекләрендә һәрдаим урын ала", диде Башкортстан “Китап” нәшриятының татар дәреслекләре бүлеге мөдире Фирдинә Зиннәтуллина.

Башкортстан Язучылар берлегендә узган очрашуда Дилә Булгакова үзе дә яңа китабы хакында сөйләде, сорауларга җаваплар бирде һәм китапларга автографлар язды. Бүгенге көндә дә яңа әсәрләр өстендә эшләвен дәвам итүен әйтә әдибә. Берьюлы төрле жанрларда бара аның иҗаты.

Соңгы елларда Дилә Булгакова динебез исламны да ныклап өйрәнә башлады һәм Уфадагы “Ихлас” мәчетенең шура әгъзасы булып сайланды. Хаҗ сәфәрен кылуы белән дә горурлана ул. Ә ял вакытларын яраткан шөгыленә бүлә Дилә ханым – калфаклар һәм башка милли киемнәр чигә. Яшьләр белән дә бүлешә бай тәҗрибәсен.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG