Фильмның сюжеты гади. Бер зур шәһәрдә (Казан) кешеләрне аңсыз җанварга, тере мәеткә әйләндерүче билгесез, әмма бик куркыныч вирус котыра. Төп геройлар – 25 яшьлек Вика һәм аның энесе Макс – бу мәшхәрдән чыгып качу юлларын эзли.
Исән калганнар өчен шәһәр читендә махсус лагер ачылган. Хәрбиләр автобуслар белән хатын-кызларны, балаларны чыгара. Вика белән Макс та шунда эләгергә тырыша.
Фильмның режиссеры Тимур Романов Prokazan.ru сәхифәсенә әйтүенчә, алар кешеләрнең авыр шартларда яшәп калу көчен, бер-беренә мөнәсәбәтләрен, ул мөнәсәбәтләрнең ничек үзгәрүен күрсәтергә тели.
Тимур бу эшкә Казандагы кино мәктәбен тәмамлагач алынган. Алты-җиде фикердәш табып башта тема сайлаганнар, вируста тукталганнар, аның таралу рәвешен өйрәнгәннәр, галимнәр, психологлар белән киңәшкәннәр. Сценарий авторы – Алинә Галимуллина.
E-kazan.ru язуынча, фильм җирле эшмәкәрләр ярдәме белән төшерелә. Авторлар әйтүенчә, бу – коммерция проекты түгел. Зур экраннарга чыгу-чыкмавы әлегә билгесез.
Төшерү эшләре июнь-июль айларында башкарыла, август-сентябрьдә – монтаж, фильм октябрьдә әзер булыр дип көтелә. Әлегә аның трейлерын карый аласыз.