Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга давылдан 25 миллион сумлык зыян килгән


2012 елның августында каты яңгырлар нәтиҗәсендә Казанны су басты
2012 елның августында каты яңгырлар нәтиҗәсендә Казанны су басты

16 июнь булган давылның Татарстан районнарындагы зыяны әле санап бетерелмәгән.

Казанда 16 июнь булган каты давыл шәһәргә 25 миллион сумлык зыян китерде, дип хәбәр итте Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хезмәт министры урынбасары Алексей Фролов.

Аның сүзләренә караганда, төзекләндерү барган бер йортның түбәсен алып аткан. 16 июнь төштән соң Казанга килгән көчле давыл 200дән артык агачны аударды. Агачларның кайберләре төбе-тамыры белән куптарылып алынган иде. Алар балалар мәйданчыкларына, машина өсләренә, урамнарга ауды. Кешеләргә зыян килгән дигән хәбәр булмады.

Районнарда зыянны әле санап бетермәгәннәр. 19 июнь көнне дә һава торышын күзәтүче агентлык давыл булачак дип кисәтте.

Казанда давыл 200дән артык агачны аударды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:07 0:00

XS
SM
MD
LG