Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:25

Татар әбисе үлемендә гаепләнгән “Магнит” мөдире ярлыканды


Кронштадттагы “Магнит” кибете

Кронштадттагы “Магнит” кибете

Ленинград блокадасында зыян күргән татар әбисе үлемендә гаепләнгән “Магнит” директоры ярлыканды.

Петербурның Кронштадт мәхкәмәсе “Магнит” кибете директоры Ольга Конюхованы ярлыкады. Конюхова блокадада зыян күргән татар әбисе Рауза Галимованың үлемендә гаепләнә иде, дип хәбәр итә “Фонтанка.ру”.

Бу ханымны “саксызлык аркасында үлемгә дучар итү һәм башбаштаклык” кебек җинаятьләрдә гаеплиләр иде. Тик ул үз гаебен танымады. Хәзер исә кибет директоры хөкем ителүче булып та саналмый, эчке эшләр министрлыгы мәгълумат үзәгендә тамга алу аның тормышына тәэсир итмәячәк, дип өсти “Фонтанка”.

Рауза Галимованың туганнары 1 июньдә “Магнит” сәүдә үзәгенә гражданлык дәгъвасы биреп, бер миллион сум күләмендә акчалата компенсация түләүләрен тәлап иттеләр.

Сиксән бер яшьлек Рауза Галимова 2015 елның февралендә Кронштадтта полиция бүлегендә йөрәге тотып үлде. Полициягә аны “Магнит” кибетеннән алып киткәннәр. Кибет сакчылары әбине өч кап ак май урлауда гаепли. Прокуратура, ул көнне булган хәлнең видеоязмасын караганнан соң, “Галимова ул продуктларның кибет арбасында сумкасы астында ятканын күрмәгән булырга мөмкин” дигән нәтиҗә ясаган иде. Ә кибет вәкилләре исә “әбинең әйбер урларга маташуы беренче тапкыр гына түгел” дип җавап бирә.

XS
SM
MD
LG